Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Апас якларына сәяхәт

Редакциябез хезмәткәрләре гел юлда. Яңа укучыларыбыз белән танышырга, күрешергә җай гына чыгып торсын. Бигрәк тә республикабызның төрле почмакларында яшәүче мәктәп укучылары, укытучылар белән күрешү – безнең өчен зур шатлык. Тау ягы – Апас якларына да күтәренке кәефтә кайттык.

 

30 ноябрь көнне Апас урта мәктәбендә «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган телләрне өйрәтү» дигән темага туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары узды. Семинарга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доценты,филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоцияциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова да килгән иде.

Кунаклар игътибарына Апас муниципаль районы мәктәпләре укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән «Апас урта мәктәбе туган тел укытучыларының эш тәҗрибәсеннән», «Киемнәрдә халкым бизәкләре», «Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында туган телләрне өйрәнү», «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле», «Якташ шагыйребез Ш.Галиевнең 95 еллыгын каршылап!», «Туган тел» һәм «Туган телдәге әдәбият» дип исемләнгән күргәзмәләр тәкъдим ителде.

Апас ягы элек-электән белемгә, иҗатка омтылучан халык. Фән һәм мәдәният эшлеклеләре Б.Вәлиева, Ш.В.Вәлиев, Җ.Вәлиди, М.Х.Гайнуллин, В.С. Комиссаров, Ф.Насретдинов, В.Г.Сәйхунов, Ф.А.Сәләхов, Г.Т.Таһирҗанов, И.З.Төхфәтуллина, Ф.Н.Фәсхетдинова, А.Н.Фәттах, А.Х.Хәйруллина; язучылар Ш.Галиев, С.Җәләл, Г.Х.Хуҗиев кебек күренекле шәхесләре белән горурланып, Апасның үсеп килүче буын балалары бүгенге көндә дә алардан үрнәк алып, аларга ошарга тырышып яши. Районда татар телен саклау, ана телендә тәрбияләү буенча саллы гына эш башкарыла. Семинарда башкарылган эшләр турында Апас муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Галләмеева Гөлүсә Булат кызы бәян итте. «Бүгенге көндә Апас районыың гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 1665 бала белем ала. Шуларның 1421е татар, 72се урыс, 48е чуаш милләтеннән. 825 укучы фәннәрне татар телендә үзләштерә. Районда татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны 13,8е рус телендә булса, 2се чуаш теле укытылучы мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлеге тулы көченә алып барыла.

Узган уку елына караган февраль аенда Апас урта мәктәбендә  «Туган телләрне саклауда гаиләнең роле» темасына районкүләм ата-аналар конференциясе  үтте. Конференциядә туган телне, гореф-гадәтләрне саклауда гаилә һәм белем бирү оешмасының тыгыз хезмәттәшлеге, туган телне өйрәнүдә гаиләнең әһәмияте, хезмәт тәрбиясе кебек мөһим темалар күтәрелде» – диде үзенең чыгышында Гөлүсә Галләмеева.

Шулай ук Актлар залында Апас урта мәктәбенең «Театр+Без» һәм «Дуслык» театр коллективлары үзләренең эшчәнлеген күрсәтте. Семинар ачык дәресләр белән дәвам итте. «Татар теленнән тезмә кушма җөмләләрне кабатлау» темасына ачык дәресне Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы, татар әдәбиятыннан  «Татар халкының  «Ак байтал» әкиятенә анализ» темасына ачык дәресне Сафиуллина Энҗе Данис кызы күрсәтте. Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе директоры Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы да мәктәптәге эшчәнлек белән таныштырды. Апас, Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле районнары башкарма комитетлары мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары, белем оешмаларының туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Без дә үз чиратыбызда татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балалар матбугаты – «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын  өстәмә дәрес программасында өйрәнү буенча куллануны тәкъдим иттек. «Сабантуй» журналы – балалар иҗаты мәйданы. Каләм чарлаучы укучыларның иҗат эшләрен редакциябезгә юллагыз. Киләсе ел «Сабантуй»га 100 ел. Шул уңайдан ел дәвамында төрле чаралар, конференция, бәйгеләр үткәрәбез, – диде үзенең чыгышында «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

Шулай ук, мөгалимнәр редакцияддә нәшер ителгән китап-басмалар, видео проектлар белән дә таныша алдылар.  Файдалы һәм кирәкле семинар оештырып, безнең редакциябезне  дә әлеге чарада катнашырга чакырган Апас муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева һәм милли мәгариф буенча методист Айсылу Гинятуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев