Ашыгып ашау зыянлы, тиз йөрү файдалы

Чит ил белгечләре, тикшеренүләр уздыргач, кеше тизрәк ашаган саен күбрәк тазара дигән нәтиҗәгә килгән. Моның аңлатмасы гади: ризыкны яхшылап чәйнәмичә йотканда организмда баш миенә сигнал җибәрүче механизмнар кабынырга өлгерми икән.

Психологлар исә тиз ашау гадәте кешедә бала вакытта барлыкка килә дип кисәтә. Сабыйлар тизрәк ашап, уйнарга чыгып чабу ягын гына карый бит. Тиз ашау ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлануга да китерә. Ашыгып ашау кебек, ашыгып эчү дә зыянлы. Бу вакытта шулай ук ашказаны сыекчасы кислоталыгы бозылырга мөмкин.
Тиз сулаганда һава җитми, йөрәк тибеше ешая, кеше хәлсезлек сизә, фикерен туплый алмый, баш миенә кирәк кадәр кислород бармый.
Кеше стресс кичергәндә, аркасы, муены авыртканда, психикасына зыян килгәндә тиз- тиз сулый башлый. Бу хәл шулай ук астма, бронхит кебек үпкә авырулары күзәтелгәндә дә кабатлана.
Ә менә тиз йөрү сөякләрне ныгыта, остеохондроздан саклый, матдәләр алмашын җайга сала, артык гәүдә авырлыгына каршы көрәшергә булыша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?