Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаң гиперактив булса

Кайбер балалар мәктәпкә озак ияләшә. Андыйлар укытучыга буйсынмый, үзе дә укымый, башкаларга да укырга ирек бирми. Ата-ана аптырый: баласының укырга мөмкинлеге бар, ә ул мәктәптән икелеләр ташый, анна...

img_20161106_184614
Кайбер балалар мәктәпкә озак ияләшә. Андыйлар укытучыга буйсынмый, үзе дә укымый, башкаларга да укырга ирек бирми. Ата-ана аптырый: баласының укырга мөмкинлеге бар, ә ул мәктәптән икелеләр ташый, аннан укытучылар зарлана.
АКШда гиперактив балаларны махсус препарат-психостимулятор белән дәвалыйлар икән. Әмма андый даруларның файдасыннан бигрәк зыяны зур икәнен искәртә белгечләр.
Мондый балаларны озынайтылган көнгә калдырырга ярамый. Укудан соң ул ял итсен, урамда уйнасын, аннары өй эшләрен эшләсен. 07:30 йокыдан торган бала кичке 21:00 йокларга ятарга тиеш.
Еш кына чамадан артык актив балаларны спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. Мондый очракта ул кичкә тагын да ныграк арып көйсезләнәчәк.
Тәҗрибәле укытучылар дәрес вакытында артык актив укучыларны берничә тапкыр урыныннан кузгатырга кирәк икәнен белә.
Гиперактив балаларны мөстәкыйльлеккә, үз ритмын көйләргә өйрәтү - ата-ананың бурычы.
Иң мөһиме: балагызны гел битәрләп тормагыз. Аны нинди бар-шундый итеп яратыгыз.
Мәгълүмат һәм фото rambler.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев