Психолог М.С. Новицкая зарарлы мультфильмнарның классификациясен тәкъдим итә. Шушы билгеләр булганда, балага аларны карарга ярамый, дип саный ул:
- Төп геройлар үзләрен агрессив тота, җәберли, кыйный, зыян китерә. Кайвакыт болар юморга төреп бирелә.
- Персонажның начар тәртибе тиешен алмый. Хәтта, киресенчә, аңа баерга, дан казанырга ярдәм итә.
- Сюжетта тормышта кулланганда куркыныч булырга мөмкин әйберләр күрсәтелә.
- Мультфильм геройлары үзләрен дөрес тотмый: ир-ат геройлар хатын-кыз кебек, ә хатын-кызлар ир-атларча кылана.
- Сюжетта кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә карата начар мөгалләмә күрсәтелә.
- Мультфильм геройлары матур түгел, кайвакыт куркыныч ямьсез. Бала өчен һәрвакыт уңай герой матур кыяфәтле, шул вакытта гына ул кемгә охшарга тырышырга икәнен дөрес сайлый ала.
- Мультикта тормыш − бәйрәм идеалы пропагандалана. Балага кыенлыкларсыз гына, рәхәт яшәү мәгънәсе төшендерелә.
- Сюжетта гаилә кыйммәтләре көлеп сурәтләнә. Төп геройлар – балалар әти-әниләре белән конфликтка керә. Гаилә традицияләрен сакламау, санга сукмау пропагандалана.
- Мультфильмда ана һәм бала, бала тәрбияләүне ямьсез сурәтләгән өлешләр була.
Шулай итеп балага нинди мультфильм карарга яраклыгын сайлау әти-әниләргә йөкләнә. Чөнки мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына нык тәэсир ясый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мультфильмнарны көненә 30 минут кына карарга рөхсәт итә.
Нет комментариев