Балага әйтергә ярамый торган 13 фраза
Баланы куркытыр, тыңлатыр өчен без, гадәттә, уйламыйча әллә нәрсәләр әйтеп ташлыйбыз. Гәрчә, мондый сүзләр сабый күңеленә тискәре тәэсир ясарга мөмкин булса да...Шуңа да ата–аналарга кайбер гыйбарәләр...
Баланы куркытыр, тыңлатыр өчен без, гадәттә, уйламыйча әллә нәрсәләр әйтеп ташлыйбыз. Гәрчә, мондый сүзләр сабый күңеленә тискәре тәэсир ясарга мөмкин булса да...
Шуңа да ата–аналарга кайбер гыйбарәләр турында бөтенләй онытырга кирәк. Чөнки алар баланың үз–үзенең тотышына тәэсир итә.
Замана әти–әниләре бик амбициоз: балалары аша алар үз ихтыяҗларын канәгәтьләндерергә тели. Шуңа да сабыйга психологик һәм физик йөкләмә артык күп төшә. Ә бу нарасыйның комплекслары күп булып үсүенә китерә. Тик, ни кызганыч, күп кенә әти–әниләр баланың эмоциональ интеллекты турында онытып җибәрә. Балаларныц хис-кичерешләре тыелырга тиеш түгел: сабыйлар күңелсезләнергә, ачуланырга, шатланырга тиеш. Безгә аларны үз эмоцияләрен күрсәтергә өйрәтү зарур. Сабые аның шәхси милке түгел икәнлеген иртәрәк аңлаган ата–ананың баласы да бәхетлерәк булып үсә, ди психологлар.
Түбәндәге гыйбарәләрне әти–әниләргә сөйләмнәрендә бөтенләй кулланмавы яхшырак.
«Тач әтисе!»
Баланың характерындагы берәр сыйфаты яки үз–үзен тотышы әтисенеке яки әнисенеке охшаганлыгын әйткән очракта, ул автоматик рәвештә «Әти яки әни белән нәрсәдер дөрес түгел», дип уйлый башлаячак. Бу сүзләр сабыйның үз–үзенә булган ышанычын киметә.
«Карале, Әминә үзен ничек яхшы тота»
Сабый үзен башкалар белән түгел, ә бары тик үз–үзе белән генә чагыштырырга тиеш. Чөнки мондый фразалар балада курку хисен барлыкка китерә. Шуңа да бала кемнедер үзеннән яхшы, дип санап, әти–әнисенең мәхәббәтен югалтырга курка.
«Башка бәла булдың инде!»
Мондый гыйбарәләр ярлык кебек. Алар баланың нинди дә булса өметне акламавын аңлата. Ата-аналар шуны аңларга тиеш: әнәр баланың нәрсәсе булса да барып чыкмый икән, буә олыларның тормышка ашмаган хыялы, ә сабыйныкы түгел.
«Син рәхмәтле була белмисең»
Бала табу, тәрбияләү, аны үстерү – бу ата–аналарның үз теләге. Һәм аның өчен җаваплылык та – олылар өстендә. Бала күпмедер вакытка кадәр карауга, кайгыртуга мохтаҗү. Ләкин моның өчен бала гомере буе рәхмәтле булырга тиеш түгел.
«Карале, әтиең/әниең нинди пошмас»
Мондый гыйбарәләр бала алдында ата–ананың дәрәҗәсен төшерә. Беркайчан да сабый янында әтисен/әнисен гаепләмәгез, аның нәрсәнедер белмәгәнен, булдыра алмаганын күрсәтмәгез. Чөнки бу алга таба сабыйны тыңлатып булмауга китерергә мөмкин. Мисал өчен, әнисе әтисен гаепләгән очракта, бала әнисен генә тыңлый, ә әтисенә бөтенләй дә игътибар бирми.
«Әгәр сөйләмәсәң, әбиеңә бармыйсың»
Баланың – үз юлы. Без бары тик бер нәрсәне генә булдыра алабыз. Ул да булса – аңа нинди дә булса юнәлеш бирү, янында булу. Ата-аналар баланың шәхси тормышына катышырга тиеш түгел. Шуңа да ул сабый бөтен мәгълүмат белән бүлешсен, дип таләп тә итә алмый. Бала бары тик үзе теләгән әйберне генә сөйли ала. Монда шантаж кулланырга ярамый.
«Кемне күбрәк яратасың: әниеңнеме яки әтиеңнеме?»
Балага мондый сорауны, гомумән, бирергә ярамый. Шантаж, манипуляция ысуллары белән бигрәк тә. Бала өчен әти дә, әни дә бертигез кадерле. Ә аны сайлау алдында калдыргач, бу аңа шок кебек тәэсир итә, бу очракта ул үзен ничек тотарга кирәклеген белми. Сабый хисләре өчен көрәшергә кирәкми.
«Хәзер мин сиңа җәза бирәм»
Балага иң дөрес җәза – аны бүләк биреп иркәләмәү. Бала теге яки бу гамәлен кылмаса, нәрсәдән колак кагачагын белеп торырга тиеш. Жәза бирәм дип куркыту – бик абстракт төшенчә. Гадәттә, әти–әниләр шул сүзне әйтә дә, жәза сүздә генә кала. Шуңа күрә бала да алга таба бу гыйбарәгә артык игътибар бирми башлый. Чынлыкта исә бала начар гамәл кылганнан соң нәрсә көтәчәген белеп торырга тиеш.
«Елама!»
Балага авыр булганда, без аны жәлли алабыз. Әмма бернинди очракта да аның хисләрен тыярга ярамый. Әлбәттә, күз яшьләре манипуляция булган очракта, әни кеше сабыйны юатырга тиеш түгел, балага карата игътибарын арттырырга тиеш.
Әти–әниләр, «–ма/–мә» кисәкчәләрен, «ярамый» сүзен кулланырга ярамый. «Юк» дигән сүз урынына, альтернатив вариант тәкъдим итегез. Мисал өчен, әгәр бала мультфильм кабызырга сорый. «Юк, күзләреңне бозасың» дигән гыйбарә урынына «Ә, бәлки, тәрәзгә карап, кешеләрне санарбыз?» дип тәкъдим итәргә кирәк.
«Күрәсеңме, абыең/апаң ашап бетерде, ә син – юк»
Баланы беркем белән дә чагыштырырга ярамый, дип әйткән идек инде. Бу очракта абый-апалар белән көндәшлек тә арта. Нәтиҗәсе дә озак көттермәскә мөмкин: сугышулар, әрләшүләр… Монда инде балаларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел!
«Бар, Эльмира апаңны кочаклап ал»
Бала моны кемдер кушуы буенча түгел, ә үзе эшләргә тиеш. Бөтен кеше алдында сабыйның һәркем өчен ачык булуын күрсәтергә кирәкми. Әгәр балада шундый теләк уятырга теләсәгез, башта үзегез үрнәк күрсәтегез. Әгәр сез кочаклаганнан соң да, бала апаны барып кочакламый икән, моның өчен аны әрләргә, жәза бирергә кирәкми.
Һаман саен балага кешеләр белән исәнләшергә кирәклеген тукып тормагыз. Иң яхшысы – үзегез үрнәк күрсәтеп, даими рәвештә башкалалр белән исәнләшегез. Нәтиҗәсе озак көттермәс!
«Тиз-тиз аша, алайса мультиклар күрсәтмим»
Еш кына ата–аналар ашау белән алдарга ярата. Ләкин балада ашау негатив белән ассоцияләнергә тиеш түгел. Без нәрсә өчендер ашамыйбыз бит! Без үсәр, сөякләребез нык, сау һәм көчле булсын өчен тукланабыз.
«Үзеңне начар тотсаң, йокларга ятасың»
Мондый гыйбарәләр ишеткән бала йокыны җәза итеп кабул итә. Ул йокыны ял итү чарасы итеп түгел, ә үзен начар тоткан өчен җәза, дип уйлый. Негатив уйлар белән йокларга яткач, балада курку хисе туа. Ә йокларга бары тик уңай мотивация белән генә ятарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев