Балалар нәрсәдән зарлана?

Ярты ел эчендә Татарстанда балаларның ышаныч телефоны 18 меңнән артык шалтырату кабул иткән. Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 21 процентка күбрәк. Тик шалтыратучыларның яртысыннан артыгы сөйләшергә теләми – йә элемтәне өзә, йә дәшми тора икән. Ышаныч телефоны белгечләре әйтүенчә, балалар шул рәвешле бу телефонның чыннан да булуына инана, җавап бирүче белгечнең тавышын ишетә.
Ә инде үз проблемасын әйтергә кыенсынмаган балалар һәм үсмерләр, күбесенчә, яшьтәшләре һәм әти-әниләре белән уртак тел таба алмаудан зарлана. Икенче урында – уку мәсьәләләре, ягъни имтиханнар, начар билгеләр, нинди һөнәр сайларга белмәү.
Балалар ышаныч телефоны белгечләре белән мәхәббәт, ялгызлык, тышкы кыяфәт турында да сөйләшергә ярата икән. Ә менә кыерсытуларга кагылышлы шалтыратулар 1 процент чамасы гына, ди белгечләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.