Балтач һәм Кукмара кызлары Теләчене “алтын”сыз калдырган

“Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә кичә Теләче районының “Батыр” спорткомплексында 2004-2006 елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узган.
Теләче районында соңгы елларда кул көрәше белән шөгыльләнүче үсмерләр саны сизелерлек арткан. Монда спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче тренер Айрат Кыямов һәм иганәчелек ярдәме күрсәтүче якташ эшмәкәрләре Хәким Хадиуллинның өлеше зур, дип сөйлиләр. Кичәге ярыш нәкъ менә әлеге эшмәкәр призына уздырылган.
Ярышта барлыгы Теләче районының 12 мәктәбе һәм Кукмара, Балтач районнарыннан 142 укучы катнашкан.
Күрше районнардан каты куллы үсмерләр килү турнирны мавыктыргычрак иткән. Егетләр арасында, мәсәлән, бер генә “алтын”ны читкә җибәрсәләр, кызлардан Теләче спортчылары бер генә чемпион исеменә лаек булган – алтын медальләр Балтач белән Кукмарга киткән.
Теләчедә чемпион калган каты куллы малайлар – Сергей Митрофанов (Теләче, Шармыш), Рафил Мөхәммәтшин (Теләче, Баландыш), Рәсүл Гаязетдинов (Теләче, Югары Кибәхуҗа), Алмаз Мәхмүтов (Теләче, Сауш), Ильяс Мөхәммәтшин (Кукмара), Динар Фатихов (Теләче, Үзәк), Вадим Арсентьев (Теләче, Шармыш), Илназ Галимов (Теләче, Югары Кибәхуҗа; кызлар – Ландыш Әскәрова (Балтач), Ләйсән Әскәрова (Балтач), Диана Әминова (Кукмара), Әдилә Закирова (Кукмара), Диана Гайнанова (Кукмара), Алсинә Садыйкова (Балтач), Гүзәл Сафина (Теләче, Олы Нырсы).
Турнирның җиңүчеләренә диплом, медаль һәм акчалата бүләк, ә жиңүче команда – Үзәк урта мәктәбенә кубок тапшырылган.
Фотолар tulachi.tatarstan.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?