Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтачны күреп кайттык

Республикабыз районнарына сәяхәтебез дәвам итә! Чираттагы тукталыш – Татарстанның  иң төньягында урнашкан Балтач районы.

 

Республикабыз районнарына сәяхәтебез дәвам итә! Чираттагы тукталыш – Татарстанның  иң төньягында урнашкан Балтач районы.

 

Безне, 27 сентябрь – Туризм көне уңаеннан, Субаш мәктәбендә оештырылган “Укучылар һәм туризм, массакүләм туризм ярышларын уздыру буенча эшне оештыруның заманча алымнары” дип исемләнгән семинарга кунак итеп чакырдылар. Монда бик тырыш укытучылар эшли, актив укучылар белем ала. Зөһрә Гафурҗанова җитәкләгән белем йортында төрледән-төрле чаралар үткәрелә, күп түгәрәкләр эшли, туган як тарихын өйрәнүдә зур эш башкарыла, балалар, уку белән беррәттән, спорт белән дә шөгыльләнә.

Очрашу башлангыч сыйныфлар белән аралашудан башланып китте. Балаларга “Сабантуй” журналындагы сәхифәләр турында сөйләп, басманы укып кына түгел, ә карап та, тыңлап та булуын сөйләдек, бәйгеләр белән таныштырдык. Укучыларга һәрнәрсә кызыклы булды, йотлыгып тыңладылар, үзләре дә  сораулар бирделәр.

 

Аралашу мәктәп музеенда дәвам итте. Туган як музееның һәр почмагындагы кадерле ядкәрләр белән Илнур Николаев таныштырды. Авылның тарихы, көн-күреше, халкы, мәктәп тарихы белән бәйле бик күп истәлекләр, кызыклы экспонатлар саклана икән музейда. Фотоматериаллар аерым игътибарга лаек. Һәр вакыйга фоторәсемнәрдә чагылыш таба. “Укучылар тарих дәресләрен биредә үткәрә.  Үзләре дә музейга кызыклы әйберләр алып киләләр”, – ди укытучы.

     

 

Семинар Балтач районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов сәламләве белән башланып китте. Ул, әлеге мәктәп укучыларының спорттагы уңышлары белән горурланып: “Безнең район данын республикага да танытасыз. Рәхмәт сезгә!” – дип, спортчыларны Туризм көне белән котлады һәм уңышлар теләде.

 

Спорт туризмы Субаш мәктәбенә 1989 елларда – мәктәп белән Камил Заһидуллин идарә иткән чорда үтеп керә. Туризм түгәрәге җитәкчесе Илһам Гайнетдинов көче белән, мәктәпнең спорт залына махсус җиһазлар кайтартыла, балаларга киемнәр сайлана, саклану өчен җайланмалар булдырыла, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырыла. Кичләрен монда туризм түгәрәге эшли башлый. Түгәрәккә  хәтта күрше авыллардан да балалар агыла. “Беренчеләрдән булып әлеге түгәрәкне Валерий Семонович җитәкләде. Аннан соң Илнур Николаев туризм түгәрәген туган якны өйрәнү музеенда алып бара башлады.  Бу эшне Чулпан Гарәфиева дәвам итте. Районыбызның профком рәисе Резеда Гаязова укытучылар слеты башлап җибәрде”, – дип туризм түгәрәгенең тарихы белән дә таныштырды Камил Заһидуллин.

 

Бу традицияләр буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Районда узган спартакиада чараларында да беренчелекне бирми субашлылар. 2010 елдан туризм түгәрәген Азат Хөснетдинов җитәкли. Бу елларда шушы мәктәптә белем алган Вафин Булат 30 мең күләмендә президент премиясенә, Вафин Илсур икенче разрядка лаек була. Ә 2019 елдан туризм түгәрәген Энҗе Хөснетдинова алып бара.

 

Балалар үзләренең талантларын семинар-практикумга килгән кунакларга да күрсәттеләр. Спорт залы әйтерсең кырмыйска оясы, кемдер бүрәнә буйлап шуыша, кайсы “тау”га менә, кемдер бауга үрмәли – берәү дә тик тормый. “Безнең тренировкалар менә шулай үтә. Табигатькә чыгарга яратабыз, палаткалар корып, учак ягарга өйрәнәбез, төрле эстафеталар уздырабыз. Узган ел кыш көне атлар белән урманга кышкы походка бардык. Вакытыбыз файдалы һәм күңелле үтә”, – ди  тренерлары Энҗе Хөснетдинова.

 

 

Туризм көне уңаеннан без дә спортчыларны котлап, зурдан-зур уңышлап теләп, балаларга “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын бүләк иттек.

 

Спорт  залы – ярыш мәйданы булса, безнең басмалар – иҗат мәйданы. Кечкенә мәктәпнең зур эшләре турында күбрәк халыкка җиткерергә кирәк. Ул эшләрегез турында журналларыбыз аша, күбрәк ишеттерергә кирәк, дигән теләктә, Субаш укучыларын Казанга кунакка чакырдык. Балтач белән дуслык күпере нык, журнал укучыларыбыз күп булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев