Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баш мөхәррир белән очрашу

Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясендә «Сабантуй» бездә кунакта» дип исемләнгән бик матур чара үтте.

Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясендә «Сабантуй» бездә кунакта» дип исемләнгән бик матур чара үтте. Укучылар белән очрашуга «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина чакырылган иде.

Әлеге гимназиядә укытучылар һәм укучылар бер гаилә булып яши. Балалар тырышып укыйлар, төрле чараларда катнашалар. Ә иң мөһиме – монда тулаем татар мохите, ана телебездә 500 дән артык бала укый, оста итеп җырлыйлар, сәнгатьле итеп чыгыш ясыйлар.

Гимназиядә «Билбау» милли көрәш түгәрәге, сәйлән белән чигү, фольклор, сәнгатьле сүз, шахмат һәм башка түгәрәкләр, музыка мәктәбе филиалы эшли. Биредә халкыбызның  абруйлы кешеләренең эзләре калган: сәхнә осталары  Фирдәвес Әхтәмова, Венера Ганиева, Алсу Гайнуллина, композитор Марс Макаров шушы гимназиядә белем алганнар. Ә Роберт Миңнуллин, Әнвәр Хуҗиәхмәтовлар биредә тәҗрибә туплаган. Бүгенге көндә гимназиядә Г.Ибраһимов музее эшли, ул  1997 елда  язучының  110 еллык юбилее уңаеннан ачылган. Тиздән Ш.Галиевнең дә музей почмагы ачылырга тора, дип сөйләде укучылар.

Очрашу бик эчтәлекле үтте. Балалар үз чыгышлары белән таң калдырса, Зилә Фәйзуллина укучыларны журналның сәхифәләре буйлап сәяхәткә алып чыкты.  Редакция яңалыклары, бәйгеләр турында тәфсилләп сөйләде. Бәйгеләр дигәннән, 17 нче гимназия аларны читләп үтми. Журналда укучыларның иҗат эшләре еш урын ала. Видеопроектларда да  актив катнашырга тырышалар. Киләчәктә «Минем мәктәп» сәхифәсендә дә үз гимназияләрен күрергә теләүләрен җиткерделәр.  Баш мөхәррир исә, февраль санында журналга 17 нче гимназия турында язма бирербез, дигәч, укучылар гына түгел, укытучылар да шатланып кул чапты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев