Бер очрашу - бер гомер
«Сабантуй» редакциясе Казанның татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиясендә кунакта булып кайтты.
Башлангыч сыйныфлар «Сабантуй» журналы тарихына сәяхәт кылып, бер гасыр элек дөнья күргән басмага куллары белән кагыла алды. Җылы очрашу күңелле башваткычлар, табышмаклар һәм флешмоб белән үрелеп барды. Актив балаларга «Сабантуй» басмасы логотибы белән китап кыстыргычлары һәм журналлар тапшырылды.
Укучылар да буш кул белән килмәгән! Очрашу ахырында алар татар шагыйрьләренең балалар өчен язылган әсәрләрен тәкъдим итте. Залда Фәнис Яруллин, Габдулла Тукай, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина шигырьләре яңгырады. Шулай ук 155 нче гимназия укучылары «Сабантуй» газетасында озак еллар эшләгән шагыйрә Йолдыз апа Шәраповага багышлап язылган шигырьне дә тәкъдим итте.
Кызыклы һәм файдалы очрашу укучыларыбызның хәтерендә бик озакка калыр дип өметләнәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев