Беренче сыйныф, беренче дәреслек!
Дөнья да иң матур ил Ул минем туган илем! Дөньяда иң матур тел Ул минем туган телем!
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур тантана – 1нче сыйныф укучыларының иң яраткан китабы – Әлифба белән саубуллашу. Әлифба – ул белем юлына алып керә торган беренче сукмак, ул тел ачкычы, гыйлем дигән тауның беренче баскычы.
Әлифбаны өйрәнүне уңышлы тәмамлап, 1нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1б класс укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр.
Бәйрәмебездә төп кунак “Әлифба” булды. Балаларны укырга, язарга өйрәнүләре белән котлады, белемнәрен тикшерде, бик кызыклы сорауларга җавап алды, хәрефләрдән сүзләр төзетте. Укучылар Әлифбага рәхмәтләрен җиткерде, җыр белән озатты. Кунакка әкият герое Белмәмеш дә килгән иде, ул балаларга, әти-әниләргә алфавитның һәр хәрефенә башланган табышмаклар әйтте.
Укучылар, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, күңелле күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, әлифбалы бию биеделәр.
Әлифбага алмашка, Туган тел китабы килә. Ул укучыларга күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтер, акыллы, гыйлемле булып үсәргә өндәр.
Әлифбаны өйрәнүдә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләренә укучылар рәхмәт әйттеләр һәм үз куллары белән ясаган котлаунамә бүләк иттеләр.
Матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр, укырга чакырыр, җаваплы булырга өйрәтер.
Ышанам: балалар укуның төп эш, авыр хезмәт икәненә төшенерләр. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә аларга өлкән кешеләрнең ярдәм күрсәтүен теләп калам. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әниләрегезгә, дәү әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә укучылар да тырыш, акыллы, тәртипле булырлар.
Альбина Борханова, Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев