Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Безнең тарих. Үлемсез полк» акциясе

«Сабантуй» журналы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Безнең тарих. Үлемсез полк» акциясен башлый.

Акциядә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

✅ «Сабантуй» журналының 2025 елның икенче яртылыгына язылырга.

✅1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыл ветераннары булган бабай, әбиең турында электрон форматта инша язарга.

✅ Эшне вконтакте битеңдә урнаштырырга, сакланган әби, бабай фотоларын беркетергә.

✅ #СабантуйЖурналы #БезнеңТарих2025 #ҮлемсезПолк хештеглары белән тамгаларга

✅ Язманы квитанция күчермәсе белән «Безнең тарих 2025» тамгасы белән безгә вконтактега сообщенияга җибәрергә.

⭐️ Эшләрне 17 апрель -7 майга кадәр кабул итәбез.

(Сезнең вконтакте битегез 9 майга кадәр ачык булырга тиеш)

❗Барлык катнашучыларга да электрон форматта катнашучы сертификаты юллаячакбыз.

Сезнең эшләрне «Сабантуй» журналының вконтакте битендә яктыртачакбыз.

Шуңа күрә: фамилия, исем, кайсы мәктәптә белем алуыгыз һәм әзерләгән укытучыгыз турында мәгълүмат языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев