Боларны ашарга...киңәш итмибез!

Галимнәр төзегән зыянлы продуктлар исемлегендә менә ниләр бар.


Суыргыч кәнфитләр, ачык төргәктәге пастилалар, “мэйбон”нар, “чупа-чупс” һәм башка тәм-томнар. Аларда шикәр, химик өстәмәләр, буягычлар, ясалма матдәләр күп.



Чипсылар. Кукурузныкы да (попкорн), бәрәңгегене дә бик зыянлы. Чипсы углеводлар һәм майлар, буягычлар һәм ясалма тәмләткечләр катнашмасыннан тора. Фри дип аталучы кыздырылган бәрәңге шулай ук зарарлы.

Татлы, газлы эчемлекләр – шикәр, химия, газлар җыелмасы. Кока-кола, мәсәлән – савыт-саба өслегенә утыручы известь юшкынын һәм күгәрекне бетерү өчен менә дигән чара. Баллы, газлы эчемлекләр шикәр күләме күп булуы белән дә аерылып тора.

Шоколад батончиклар. Беренчедән, югары калорияле булуы белән аерылып торса, тагын әле аларда химик кушылмалар, генетик модификацияләнгән продуктлар, буягычлар һәм хуш исләндергечләр дә бар. Батончиклар артык баллы, ашаган саен ашыйсын китереп тора.

Майонез – бик нык калорияле ризык. Анда майлар, углеводлар, буягычлар, тәмләндергечләр һәм башка ясалма матдәләр күп. Майонезлы шаурма, гамбургер, бутербродлар белән туклану да организмга зур зыян китерә.

Тиз әзерләп ала торган токмачлар, суда эри торган ашлар, бәрәңге боламыгы, “Юпи”, “Зуко” шикелле секунд эчендә чыжлап эрүче сокларны да кертергә була. Болар барысы да – организмга зыян салучы химия.

Тоз. Аның белән артык мавыгырга ярамый. Ул кан басымын күтәрә, эчтә токсиннар җыелуга китерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    87
    0
    0
  • Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    181
    0
    0