ЯҢАЛЫКЛАР
Бүләк
Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март белән хөрмәтле әбиләр, әниләр, апалар, кызлар! Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын!
Нәни кыз Гөлчәчәк
Салкын кыш көнендә
Чәчәкләр үстерә
Тәрәзә төбендә.
Су сибә аларга
Һәр иртә һәм кичен,
Беләмсез ул шулай
Тырыша ни өчен?
Тиздән бит әниләр
Бәйрәме җитәчәк,
Шул көнгә зур бүләк
Әзерли Гөлчәчәк.
Данис Хәбибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев