Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда кунакта

Гыйнвар бураннары тыну белән редакциябез кабат сәфәргә кузгалды. Сәяхәтебез Яр Чаллы шәһәренә.

Беренче тукталышыбыз Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе. Рамил Исаев җитәкчелегендәге гимназиядә бүгенге көндә 700 дән артык бала белем ала, 40 лап мөгаллим аларга белем бирә. Милли җанлы директор һәм гимназия укучылары үзләренең тәрбияле, акыллы булулары белән безне таң калдырды. Башлангыч сыйныф укучылары белән күрешеп, 100 еллык бай тарихы булган «Сабантуй» журналындагы соңгы яңалыклар белән таныштырдык, укучылар да үз сәләтләрен күрсәтте. Ә актив укучылар бүләкле дә булды. Сораулар биреп, аралашып, җырлап, биеп вакыт узганы сизелмәде дә. Гимназиядә «Гимназия сулышы»  исемендәге медиа үзәк тә эшләп килә икән. Аның эшчәнлеге белән дә таныштык. Үзләренең гимназия газетасы да бар. Яшь хәбәрче Азалия Казаннан килгән журнал вәкилләреннән тиз арада интервью алырга ашыкты. Ахырдан укучылар һәм укытучылар белән күмәк фотога да төштек.

Киләсе тукталыш 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы. Анда  ана телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегендә әхлакый-патриотик тәрбия бирү» темасына шәһәр күләм гамәли семинарда катнаштык. Татар телен өйрәнүдә куллану өчен китап, журналлар, видео һәм аудио кулланмалар белән таныштырдык, татар басмаларында балалар өчен оештырыла торган бәйгеләр турында да тәфсилләп сөйләдек. Резеда Исаева җитәкчелегендәге «Көнбагышкай» балалар бакчасында күптән түгел генә капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Тирә-юньдәге чисталык, пөхтәлек, һәр җирдәге тәртип коллективның никадәр тырыш, үз эшләрен яратып башкаруы турында сөйли. Бакчаның ишегалдында кардан әвәләп эшләнгән төрле карлы сыннардан башлап, бакчадагы һәр почмак ниндидер функцияне башкара. Бассейн дисеңме, робототехника, сенсорика кабинетлары – барысы да бакчада тәрбияләнүче сабыйларның үсеше өчен файдалы. Бигрәк тә тоз бүлмәсе безне шаккатырды. Балалар бакчасында тоз бүлмәсен әле күргәнебез юк иде. Мондый сәламәтлек өчен дә файдалы кабинетлар – барысы да төрле грантларда катнашып, җиңүләрнең нәтиҗәсе. Резеда Сәлмән кызы үзе дә тәне-җаны белән балалар бакчасы өчен янып йөрүче җитәкче. Балалар һәм бакча коллективы аның икенче гаиләсе. Бакчада эшләүче хезмәткәрләр дә «Резеда Салмановна» дип кенә торалар, һәр эшләгән эшләре берлектә башкарыла, җиңүләре дә  уртак тырышлыкның үрнәге, нәтиҗәсе. Мондый балалар бакчасына йөрүче балалар чын-чынлап бәхетле, ә әти-әниләр икеләтә дияр идем. Бар тарафта тәртип, балалар дип өзелеп торучы тәрбиячеләр, сабыйларның һәрьяклап үсеше өчен замана таләпләренә туры килерлек әсбаплар – болар барысы да физик яктан да, интелектуаль яктан да сәламәт балалар тәрбияләү өчен ныклы нигез. Киләчәктә дә  уңышлары белән шатландырып торуларын теләп калабыз!

 

Руфия Мөхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев