ЯҢАЛЫКЛАР
Дисней геройлары чын тормышта кемнәр?
Бер генә мультгеройны ясау өчен осталар шактый күп көч, күнекмәләр һәм фантазия сарыф итә.Нәкъ менә аниматорларның сәләте аркасында экраннардан безгә Белоснежка елмая, болын баласы Бэмби уйнап йөри һә...
Бер генә мультгеройны ясау өчен осталар шактый күп көч, күнекмәләр һәм фантазия сарыф итә.
Нәкъ менә аниматорларның сәләте аркасында экраннардан безгә Белоснежка елмая, болын баласы Бэмби уйнап йөри һәм явыз үги ана Малефисента сихерли.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои-основн..jpg)
Дисней геройларының характерлары, тышкы кыяфәтләре өчен идеяләр төрле чыганаклардан эзләнгән. Кабер персонажларны рәссамнар хәтта студиягә фотосессиягә чын кешеләрне – модельләр, актерларны чакырып, аларга карап ясаганнар.
Прототипларны пленкага төшереп, башта аларның пластикасын өйрәнгәннәр, соңрак Дисней мультфильмнарының геройларын ясаганнар. Әйдә, бүген популяр булган, син яраткан мультиклардагы геройларның чын тормыштагы кыяфәтен карыйк.
"Белоснежка һәм җиде гном» мультфильмын җитештерүче аниматорларның тәҗрибәсе артык күп булмый. Шуңа күрә Дисней Мардж Чемпион исемле яшь биючене «тере модель» буларак чакыра. Белоснежка киемен кигән кызны берничә ракурста төшергәннәр. Нәкъ шул кадрлар мультгеройны ясарга ярдәм иткән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои1.jpg)
Мультипликацион персонажларның тавышларын яздыручлар еш кына аниматорларны илһамландыра. Элеонора Одли да илһам чыганагына әйләнгән. Аның осталыгы «Спящая красавица» мультфильмындагы явыз үги ана образы нигезенә яткан.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои2.jpg)
Хелен Стэнли Дисней мультипликаторлары белән актерлык карьерасының ахырында гына хезмәттәшлек итә башлаган. Ләкин аның матурлыгы барлык кечкенә тамашачылар күңелен яулаган. Стэнли Золушка белән аның апасы Анастасияның, «Спящая красавица»дан принцесса Аврора һәм «101 далматинец»тан Анита Рэдклиф прототибына әйләнгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои3.jpg)
Башта бу персонажның прототибы Мерилин Монро дип уйлаганнар. Чынлыкта исә «Питер Пэн»дагы Динь-Диньны актриса Маргарет Керрига карап ясаганнар. Тышкы кыяфәтен генә түгел, актрисаның ишарәләрен һәм характер сыйфатларын да персонажга "бүләк иткәннәр".
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои4.jpg)
Капитан Крюкның тавышын яздырган Ганс Конрид аның чынбарлыктагы прототибына әйләнгән. Крюк костюмын кигән актер пантомима күрсәткән. Ул образ явыз Крюкны дөньяга алып килгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои5.jpg)
Гүзәл Шерри Стоун "Красавица и чудовище» һәм «Русалочка» мульфильмнары өчен тере модель булган. Ариэль өчен образлар тудырганда ул хәтта рәссамнар каршында махсус резервуарда йөзеп йөргән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои6.jpg)
"Бемби» мультигының реалистик персонажларын ясаганда Дисней студиясендә чын зоопарк оештырганнар. Анда башка җәнлекләр белән бергә ике болан баласын да алып килгәннәр. Аларга бары 4 ай гына булган. Кечкенә Бэмби белән аның дусты Фелин шуннан барлыкка килгән дә инде.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои7.jpg)
«Леди и бродяга» мультфильмын ясаганда, аниматорлар урам эте булган төп герой образын уйлап таба алмаган. Ләкин бервакыт рәссам Эд Пеннер урамда өйсез бер этне табып алган. Студия хезмәткәрләре ул эттә идеаль Сукбай образын күргән. Ул ана эт булып чыкса да, монда проблема күрмәгәннәр. Актерлык карьерасын тәмамлагач, эт Голливудның ятим җәнлекләр йортында яшәгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои8.jpg)

Мардж Чемпион - Белоснежка

Элеонора Одли - явыз үги ана һәм сихерче Малефисент
Мультипликацион персонажларның тавышларын яздыручлар еш кына аниматорларны илһамландыра. Элеонора Одли да илһам чыганагына әйләнгән. Аның осталыгы «Спящая красавица» мультфильмындагы явыз үги ана образы нигезенә яткан.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои2.jpg)
Хелен Стэнли - Золушка, принцесса Аврора
Хелен Стэнли Дисней мультипликаторлары белән актерлык карьерасының ахырында гына хезмәттәшлек итә башлаган. Ләкин аның матурлыгы барлык кечкенә тамашачылар күңелен яулаган. Стэнли Золушка белән аның апасы Анастасияның, «Спящая красавица»дан принцесса Аврора һәм «101 далматинец»тан Анита Рэдклиф прототибына әйләнгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои3.jpg)
Маргарет Керри - Фея Динь-Динь
Башта бу персонажның прототибы Мерилин Монро дип уйлаганнар. Чынлыкта исә «Питер Пэн»дагы Динь-Диньны актриса Маргарет Керрига карап ясаганнар. Тышкы кыяфәтен генә түгел, актрисаның ишарәләрен һәм характер сыйфатларын да персонажга "бүләк иткәннәр".
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои4.jpg)
Ганс Конрид - Капитан Крюк
Капитан Крюкның тавышын яздырган Ганс Конрид аның чынбарлыктагы прототибына әйләнгән. Крюк костюмын кигән актер пантомима күрсәткән. Ул образ явыз Крюкны дөньяга алып килгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои5.jpg)
Шерри Стоунер - Ариэль һәм Бель
Гүзәл Шерри Стоун "Красавица и чудовище» һәм «Русалочка» мульфильмнары өчен тере модель булган. Ариэль өчен образлар тудырганда ул хәтта рәссамнар каршында махсус резервуарда йөзеп йөргән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои6.jpg)
Чын болан балалары - Бемби һәм Фелин
"Бемби» мультигының реалистик персонажларын ясаганда Дисней студиясендә чын зоопарк оештырганнар. Анда башка җәнлекләр белән бергә ике болан баласын да алып килгәннәр. Аларга бары 4 ай гына булган. Кечкенә Бэмби белән аның дусты Фелин шуннан барлыкка килгән дә инде.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои7.jpg)
Гади урам эте - Сукбай (Бродяга)
«Леди и бродяга» мультфильмын ясаганда, аниматорлар урам эте булган төп герой образын уйлап таба алмаган. Ләкин бервакыт рәссам Эд Пеннер урамда өйсез бер этне табып алган. Студия хезмәткәрләре ул эттә идеаль Сукбай образын күргән. Ул ана эт булып чыкса да, монда проблема күрмәгәннәр. Актерлык карьерасын тәмамлагач, эт Голливудның ятим җәнлекләр йортында яшәгән.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/07/диснейгерои8.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев