Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Дулкыннар” бәйгесендә Арча егете Таһир Кәримов Гран-при алды

«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә быел Гран-прига Арча егете Таһир Кәримов лаек булды. Бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган һәм, табигый ки, бу бәйгедә иң күп катнашу...

«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә быел Гран-прига Арча егете Таһир Кәримов лаек булды. Бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган һәм, табигый ки, бу бәйгедә иң күп катнашучы “Нәфис сүз” номинациясендә иде. Әлеге номинация буенча чыгыш ясаган 500дән артык егет һәм кыз арасында бәхет нәкъ менә Таһирга елмайды – аны халык шагыйре Разил Вәлиев үзе котлады.


«Дулкыннар» бәйгесенең гала-концерты Татарстан халыкларының Дуслык йортында үтте. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде.
"Вокал", "Нәфис сүз", "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр", "Рәсем" номинацияләрендә лауреат булган сиксәнләп балага сәхнәдән Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, Рамилә Сәхәбетдинова дипломнар тапшырды.

Бәйгедә катнашучы 1000 нән артык бала һәм үсмер халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлеге уңаеннан шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны гына өйрәнеп калмаган, әсәрләре буенча рәсемнәр, хәтта портретын да ясаганнар. "Рәсем" номинациясендә катнашучыларның алтмышлап эшеннән фойеда күргәзмә оештырылган иде.
Гала-концертта “Дулкыннар”ның узган еллардагы лауреатлары Нәфисә Назарова, Гөлсирин Абдуллина, Артем Пискунов, Айзилә Батырханова да катнашты.
Бәйгедә, 2016 елның 26 апрелендә Тукай һәйкәле янында шигырь сөйләп, Президентны да таң калдырган Арслан Сибгатуллин да чыгыш ясады. Дүрт яшьлек сүз остасына “Өмет” призы тапшырылды.

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
"Рәсем" номинациясе:
Җиһаншина Камилә (Казан)
Ваһапова Регина (Түбән Кама)
Саматова Диләрә (Казан)
Галләмова Ралинә (Сарман районы)
Гайнетдинова Эвелина (Казан)
Краснова Анаcтасия (Аксубай районы)
Аксанова Мәрьям (Казан)
Серкова Алисә (Аксубай районы)
Шакирҗанов Йосыф (Казан)
Котанкин Иван (Аксубай районы)
Гыйззәтуллина Камилә (Казан)
Золотухина Валерия (Алабуга)
Җаббарова Алена (Казан)
Китанов Александр (Түбән Кама)
Архипова Дарья (Аксубай районы)
Гуренкова Милена (Казан)
Трофимов Виктор (Аксубай)
Яковлева Виктория (Чистай районы)
Соснова Ксения (Нурлат районы)
Лопатина Марина (Казан)
Дулина Елена (Казан)

«Вокал» номинациясе
Кече яшьтәгеләр төркеме:
Вәлиев Камил (Буа)
Черникова Регина (Аксубай)
Әдиятуллина Ралинә (Кайбыч)
Мөхәммәтҗанова Айсылу (Казан)
Гатауллин Рамазан (Балтач)

Уртанчылар төркеме:
Габитова Ралинә (Казан)
Ногъманова Миләүшә, Ганибаев Инсаф (Казан)
Галләмов Морат (Теләче)
Локманова Лиана (Саба)

Өлкән яшьтәгеләр төркеме:
Шәмсетдинова Алия (Апас)
Минһаҗев Ильяс (Казан)
Алиева Рузилә (Чүпрәле)
Зәйнуллина Лиана (Казан)
Мансуров Райнур (Саба)

Яшьләр төркеме:
Павлов Рөстәм (Мамадыш)
Булатова Рузилә, Динмөхәммәтов Илназ (Казан)
Әхмәтшинә Әдилә (Казан)
Гатауллин Булат (Казан)
Мөхәммәтшин Илгиз (Казан)

«Вокаль ансамбльләр» номинациясе
«Чулпан» вокаль ансамбле (Казан)
«Кәүсәрия» вокаль ансамбле (Казан)
«Бәллүр» вокаль ансамбле (Саба)
«Салават күпере» вокаль ансамбле (Кайбыч)

«Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинациясе
Нургалиев Нияз (Саба)
Харисов Айбулат (Арча)
«Сәйлән» иструменталь ансамбле (Казан)
«Туган як» инструменталь ансамбле (Апас)

«Нәфис сүз» номинациясе
Кече яшьтәгеләр төркеме:
Мөхетдинова Зәмирә (Лениногорск)
Мостафин Әмир (Әлмәт)
Нургалиева Ралинә (Менделеевск)
Хәлиуллин Ислам (Арча)
Сибгатуллин Арслан (Казан)
Гайфуллин Булат (Яшел Үзән)
Зотов Данил (Казан)
Кәримов Таһир (Арча)

Уртанчылар төркеме:
Шакирова Алсу (Әлки)
Хәбибуллин Хәбиб (Түбн Кама)
Гайнетдинова Әдилә (Апас)
Габидуллина Эльвира (Сарман)
Зәйнетдинова Зәлия (Казан)

Өлкән яшьтәгеләр төркеме:
Фәекова Дилә (Казан)
Хаева Язгөл (Лениногорск)
Камалиева Илүсә (Казан)
Заһриев Фоат (Саба)
Фәтхетдинова Алсу (Чистай)
Сафина Зәринә (Казан)
Шамс Айрат (Мөслим)
Камалиева Ясминә (Яшел Үзән)

Яшьләр төркеме:
Хәлимов Газинур (Башкортстан)
Сафина Азалия (Азнакай)
Хөсәенова Илүсә (Алабуга)
Раянов Алмаз (Башкортстан)
Гатауллин Булат (Казан)
Абдуллин Марат (Түбән Кама)
Мусина Ләйсән (Арча)
Вилданова Ләйсән (Ютазы)

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев