Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Экопатруль" җиңүчеләре самокатлы булды!

Мәктәп укучылары парта арасында белем эстәп, буш вакытларын төрле түгәрәкләргә йөреп кенә уздырмый хәзер. Үзләре теләк белдереп, республиканың авырткан җирләрен “дәвалау” белән дә шөгыльләнә. “Экопатр...


Мәктәп укучылары парта арасында белем эстәп, буш вакытларын төрле түгәрәкләргә йөреп кенә уздырмый хәзер. Үзләре теләк белдереп, республиканың авырткан җирләрен “дәвалау” белән дә шөгыльләнә. “Экопатруль” – шуның ачык мисалы. Аның төп максаты – укучыларны табигатьне сакларга, чүп өемнәренә битараф булмаска өйрәтү.


Быел әлеге бәйге икенче тапкыр оештырыла. Беренче стартны 2014 елда Рөстәм Миңнеханов биргән иде. Ул вакытта табигать балаларыннан 1100 тирәсе фото-эш кабул ителгән.
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучылары арасында “Экопатруль” конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр.
Яшь экологлар тарафыннан оештыручылар адресына биш меңнән артык фото килгән. Аларда табигатьне саклау законнары үтәлмәү, санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп өемнәре... Балалар тарафыннан фотолар ява гына, ә белгечләр исә табигатьнең әлеге “авырткан урын”нарына дәвасын таба тора.
Тантаналы өлешкә кадәр яшь табигать сакчыларын оештыручылар кызыклы уеннар, викторина, шоу белән мавыктырды. Шулай ук биредә кулланылган көнкүреш калдыкларына икенче сулыш өргән әйберләр күргәзмәсен дә күрергә була иде.

Әйләнә тирә мохитне саклау – халыкара һәм гомумкешелек кыйммәтләренең беренче сафында тора. Парник эффекты, глобаль җылыну, озон тишекләре, океаннарның пычрануы, урманнарны кисү, чүп-чар өемнәре кебек дөньяви проблемалар бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел. Республикада табигатькә кагылышлы мәсьәләләрне чишү беренче урында тора, алар дәүләт югарылыгында хәл ителә.
Бәйгедә җиңүчеләрне  дәүләт вәкиле – ТР Премьер-министры Илдар Халиков та тәбрикләде.

– Бу залга үзебез яшәгән җиргә аеруча мәхәббәт белән караучы кешеләр җыелган, – диде ул. – Кеше ул – үзен әйләндереп алган табигать, һава, яшеллек. Табигать сагында торучы яшьләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Сез мәктәп яшендә үк Табигать-анабызның сулышын тоеп яшисез, аның чисталыгын саклауга бар көчегезне куясыз. Бирегә килгәндә статистиканы карап чыктым. Сез дәүләтебезнең экология сакчыларына йөзләгән чүп-чар өемен табарга, юкка чыгарырга булышкансыз. Татарстан өчен экология темасы зур урынны алып тора. Бездә нефть сәнәгате тармагы киң җәелгән, яңа заводлар сафка баса. Әмма боларның берсе дә Табигать-анабызга зыян салырга тиеш түгел, – диде Илдар Халиков.
Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр. Әйтик, “Иң актив укучы” номинациясендә Ютазыдан икенче сыйныф укучысы Тимур Гайнетдиновка, Әлмәттән Самира Ганиевага, Сабадан Сабина Хәбировага тиңнәр булмады.






– Бүләкләрен алырга чыгучыларның һәрберсенә  тукталып карап тордым. Республикабызның җаваплы гражданнары күп булуы куандыра. Бу проект чүплекләргә каршы көрәшү генә түгел. Балалар үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтә. Татарстанның патриотлары үсә, дип сөенәсе генә безгә, – диде Татартан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Җиңүчеләр өч яшь категориясендә (башлангыч сыйныфлар, 5-8 класс, өлкән сыйныфлар) билгеләнде. Әлмәт, Түбән Кама, Чирмешән районнары аеруча да активлык күрсәтте. Һәр номинациядә хәтта икешәр укучы бүләкләнде. Оештыручылар иң актив районнарны да онытмаган. Әлеге өч җирлек вәкилләренә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев