Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Элвин ГРЕЙ: «Әниемә ярдәм итәргә теләп, үзем дә вагоннар бушатырга эшкә чыктым»

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерлеләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбриклибез. Татар эстрадасы җырчылары үз әниләре турында ниләр...

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерлеләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбриклибез. Татар эстрадасы җырчылары үз әниләре турында ниләр сөйли соң?

Элвин ГРЕЙ: «Әниемә ярдәм итәргә теләп,
үзем дә вагоннар бушатырга эшкә чыктым»



– Әнием – минем фәрештәм, талисманым. Исеме – Нәфисә Зәйнулла кызы. Ул һәрчак минем белән. Ничек кенә ял иттерергә тырышсам да, ул эшсез яши алмый. Өч-дүрт ел элек: «Эшеңнән кит тә, Мәскәүгә минем янга ял итәргә кил», - дип әйткән идем, шундук килеп җитте. Ул вакытта үзем дә аптырадым. Әмма, беләсезме, икенче көнне ул нәрсә эшләгән?! Мин студиядә эштә булганда, кибеткә сатучы булып эшкә урнашкан. Бөтенләй дә эшсез тора алмый. Киемнәремне дә үтүкли, һәрчак кайнар чәй әзерләп тора. Төркемемдәге бар егетләр өчен дә әни ул. Аның белән барыбызга да җылы һәм тыныч.
Әтиебез үлеп киткәч, әниебезгә ике баланы тәрбияләү җиңел булмады. Ул штукатур-маляр булып эшли иде, акча һәрчак җитми... Аңа ярдәм итәргә теләп, үзем дә вагоннар бушатырга эшкә чыктым. Бер фатирдан икенчесенә күченеп йөрдек, үз фатирыбыз булмаган чаклар да бар иде... Авыр еллар... Әмма болар барысы да артта калды һәм бүген әнием алдында баш иям! Хәзер аның тормышын матур һәм җиңел итәсе килә. Мин шуның өчен тырышам да!

Лилия БИКТИМЕРОВА: «Әнием үлгәннән соң, әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде»


– Балачак елларым катлаулы булды. Миңа ун яшь булганда, әнием бу дөньядан вакытсыз китеп барды. Әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде. Мине кеше итү, тәрбияләү бурычын әниемнең бертуган сеңлесе Алсу апа үз өстенә алды. Биш ел Пермь өлкәсенең Барда шәһәрендә яшәдем. Миңа әти белән әни назын бирә алган апам белән җизнәмә чиксез рәхмәтлемен. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфаның сәнгать училищесына укырга кердем.
Әниемне бик хәтерләмим дә. Исеме – Айсылу. Ул бик тыйнак, аз сөйләшүчән кеше иде. Шул сыйфатларына кызыгып, кайчак хәтта: «Ник мин аңа охшамаганмын икән?» – дип уйлап куям.
Бүгенге көндә үзем әни, ике балам бар. Үз-үземә карата бик таләпчәнмен. Шуңа күрә, мин яхшы әни, дип әйтмим. Балаларыма «алтынкаем», «куянкаем» дип кенә тора алмыйм, усалракмын. Бәлки кайвакыт йомшаграк та булырга кирәктер, әмма минем холкым бөтенләй башкача. Артык иркәләү бөтенләй кирәкми, чөнки ул очракта бала җилкәгә менеп утыра.
Аннары, кайбер әти-әни баласы турында начар әйбер ишетсә: «Минем бала – иң яхшысы», – дип, ышанмый йөри. Ә мин һәрчак кеше сүзенә игътибар итәм. Гөлназ турында берәр нәрсә ишетсәм, кайткач, барын да тикшерәм, пыр тузынам. Вакытында кеше сүзенә ышанмый йөреп, соңыннан бик нык үкенгән әти-әниләрне беләм. Шулай үкенергә язмасын!
 
Зоя Солошина
//shahrikazan.com//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев