Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ФУТБОЛЧЫЛАР БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ТӘРБИЯЛӘНӘ

Казанның 166нчы номерлы балалар бакчасына Физкультурачылар көне уңаеннан тәҗрибәсе белән уртаклашырга кабат “Юниор” Балалар футбол мәктәбе өлкән тренеры Дамир Камалетдинов килде. Балалар тренер килүен...


Казанның 166нчы номерлы балалар бакчасына Физкультурачылар көне уңаеннан тәҗрибәсе белән уртаклашырга кабат “Юниор” Балалар футбол мәктәбе өлкән тренеры Дамир Камалетдинов килде. Балалар тренер килүен зарыгып көтте. Дамир абыйлары аларга футбол уенына бәйле фактлар сөйләде һәм, әлбәттә, туп белән төрле күнекмәләр ясатты, кызыклы уен алымнарына өйрәтте.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә физик тәрбия буенча инструктор Марина Евгеньевна тарафыннан капкага туп кертергә өйрәнү өчен әзерләнгән тренажерны спорт мәйданчыгына урнаштырдылар. Өлкән тренер үзе дә әлеге тренажерны сынап карады һәм уңай бәясен бирде. Киләсе елга ярышлар уздыру хакында да фикерен җиткерде һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итте.

166нчы балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы Марина Чепуштанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев