Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гайзуллиннар балалары белән нинди телдә сөйләшә?

Балаларыбызга исемне әтиләре кушты. Рамазан туганчы ук, аны шулай дип атам йөрттек. Нурсолтан исемен Рөстәм үзе уйлап тапты. Башта бу исем бер дә күңелемә ошамады. Бик озын кебек тоелды. Әмма тора-бар...

Балаларыбызга исемне әтиләре кушты. Рамазан туганчы ук, аны шулай дип атам йөрттек. Нурсолтан исемен Рөстәм үзе уйлап тапты. Башта бу исем бер дә күңелемә ошамады. Бик озын кебек тоелды. Әмма тора-бара ияләштек. Бакчага йөргәндә дә, урамда уйнаганда да, мәктәптә дә исемнәрегезне бозып әйттермәгез дип өйрәтәбез.



Өйдә балалар белән татарча гына сөйләшәбез, чөнки рус теле аларның тормышында болай да күп. Мәктәптә алар үзара русча аралаша, укуда да рус теле җитәрлек. Кайбер кеше татарча сөйләргә уңайсызлана бит. Без исә кибеттә булсак та, автобуста да авыз тутырып татарча сөйләшәбез. Кечкенәсе бөтенләй кызык, сөйләм телендә булмаган җөмләләр чыгара, кайчагында. «Ниһаять, ниһаять миңа бу әйберне алдылар», – дип, кызык-кызык сүзләр әйтеп куя. – Нурсолтанга әле ике генә яшь иде: «Дәү әти, сезнең бу тәмәке тартуыгыз минем сәламәтлегемә зыян китерәчәк бит», – дип шаккатырган иде. Бу сүзләрне каян өйрәнгән икән дип аптырап калдым ул чагында. Кечкенәдән татарча мультфильмнар карап үстеләр, шуннан отып калган икән.




Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев