Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гузәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның төпчек кызлары белән уллары бер көндә туганмы? /фотолар/

"Бүген бик матур көн булды. Улыбыз Самир белән кызыбыз Камилланың туган көннәрен уздырдык", - дип язган иде кичә Гүзәл Уразова үзенең инстаграмында. Халыкның күбесен җырчының улы белән кызы бер көндә...

"Бүген бик матур көн булды. Улыбыз Самир белән кызыбыз Камилланың туган көннәрен уздырдык", - дип язган иде кичә Гүзәл Уразова үзенең инстаграмында. Халыкның күбесен җырчының улы белән кызы бер көндә туган мәллә дигән сорау борчыды. Юк икән шул.

Ләкин көннәр аермасы бик аз: Камилланың туган көне 20 августта булса, Самирныкы 30ы. Гузәл белән Илдар балаларының туган көннәрен дуслары, якыннары белән ресторанда билгеләп узган. Тагын бер сорауны ачыклыйсы калды: балаларга ничә яшь? Камиллага - 5, Самирга 3 яшь тулган. Без дә аларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Әти-әниләренең куанычлары булып үссеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев