Илшат Вәлиевның әнисе аңа туган көнендә шелтә белдергән

14 ноябрь көнне җырчы Илшат Вәлиевның туган көне иде.

Әлеге бәйрәме уңаеннан ул интернет челтәрендә әнисенә багышлап мондый сүзләр язган: "Кайсыдыр туган көннәремнең берсендә миңа әни: "Нигә мине дә котламыйсың, улым?" - дип сорау бирде. Мин аптырап аңа: "Туган көн минеке бит!" - дип, көлеп куйдым. "Синең туган көнең - минем үлеп терелгән көнем!" - диде әни. Бу дөньяга һәр кеше анасының газабы белә туа, анасының газаплары белән үсә һәм анасының ризалыгы белән генә бәхеткә ирешә ала. Әнием, сиңа барысы өчен рәхмәтем чиксез! Котлыйм сине, миңа бүген 38!
 
Чыганак: "Акчарлак" газетасыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1