ЯҢАЛЫКЛАР
Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчегез:
чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызырга һәм сүрән утта 15 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән эзерләнгән чәй дә файдалы булыр. Икешәр аш кашыгы юкә чәчәге һәм кипкән кура җиләгенә бер стакан кайнар су салабыз. 5-10 минут кайнатабыз да, сөзеп, төнгә каршы эчәбез.
Имбир — мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла.
Имбирне борынгы заманнардан бирле үстерәләр. Хәзер Кытай, Корея, Малазия, Индия аны күп күләмдә җитештерә.
Имбир — ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлекнең вакланган чи тамырын су парында тотып куу ысулы ярдәмендә эфир мае ясала. Ул ислемай, косметик әйберләр эшләп чыгаруда киң кулланыла.
Имбир тамырының составында бихисап биологик актив матдәләр бар. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау (дубильные) матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, макро- һәм микроэлементлар (кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк).
Имбир шәригатьтә рөхсәт ителгән тәмләткеч. Ул Якын Көнчыгыш кухнясында бик популяр, аны иттән, яшелчәләрдән, оннан хәзерләнгән ризыкларга һәм шулай ук төрле эчемлекләргә кушалар.
Имбир составындагы бик күп биологик актив матдәләр организмны тукландыралар, ашаган ризыкны эшкәртүне һәм үзләштерүне яхшырталар, чөнки имбирдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбир тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора.
Имбир тамыры — куәтле адаптоген — физик һәм акыл арганлыгын бетерә, үзәк нерв системасын стимуллаштыра, шома мускулларны йомшарта, авыртуларны баса, антибиотикларга чыдам микробларның үрчүен туктата, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ул шулай ук ялкынсынуларга һәм аллергиягә каршы кулланыла. Ялкынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, киселгән җирләрне, җәрәхәтләрне төзәтә.
Имбир тамыры кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, матдәләр алмашуын стимуллаштыра һәм симерүне дәвалауда эффектив чара булып тора. Имбир тамыры күңел болганганны баса, импотенция, балага узмау (бесплодие), аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла.
- Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырырга, әчесе беткәч чәйнәргә;
- кипкән имбир тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына кыргычта кырылган чи имбир тамырын да кулланырга була. (Игътибар! )Бу ысулны табипларга күренгәч кенә кулланырга була, чөнки авыруга ашыгыч ярдәм яисә операция кирәк булырга мөмкин.)
- теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катламы ялкынсынганда имбир тамыры кисәген чәйнәргә;
- күңел болганганда 1,5 г имбир тамыры порошогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;
- геморрой булганда — 1 чәй кашыгы алоэ согына бер чеметем имбир порошогы өстәргә, баллы су белән эчеп җибәрергә. Көненә 2 тапкыр терелгәнчегә хәтле кулланырга.
Башка югарыда искә алынган авыруларны дәвалау һәм кисәтү өчен түбәндәге рецептны кулланырга мөмкин:
1 чәй кашыгы имбир порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә яисә имбир тамырын ризыкларга, эчемлекләргә кушарга. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.
Димәк, имбир бик яхшы тәмләткеч, бик күп авыруларны кисәтү һәм дәвалау чарасы.
Харисова Галимә
nur.tatar
Имбир (зәнҗәбил) - шәп дәвалау чарасы
Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчегез:чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызырга һәм сүрән утта 15 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы б...
Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчегез:
чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызырга һәм сүрән утта 15 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән эзерләнгән чәй дә файдалы булыр. Икешәр аш кашыгы юкә чәчәге һәм кипкән кура җиләгенә бер стакан кайнар су салабыз. 5-10 минут кайнатабыз да, сөзеп, төнгә каршы эчәбез.
Имбир — мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла.
Имбирне борынгы заманнардан бирле үстерәләр. Хәзер Кытай, Корея, Малазия, Индия аны күп күләмдә җитештерә.
Имбир — ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлекнең вакланган чи тамырын су парында тотып куу ысулы ярдәмендә эфир мае ясала. Ул ислемай, косметик әйберләр эшләп чыгаруда киң кулланыла.
Имбирнең химик составы
Имбир тамырының составында бихисап биологик актив матдәләр бар. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау (дубильные) матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, макро- һәм микроэлементлар (кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк).
Имбирнең файдалары
Имбир шәригатьтә рөхсәт ителгән тәмләткеч. Ул Якын Көнчыгыш кухнясында бик популяр, аны иттән, яшелчәләрдән, оннан хәзерләнгән ризыкларга һәм шулай ук төрле эчемлекләргә кушалар.
Имбир составындагы бик күп биологик актив матдәләр организмны тукландыралар, ашаган ризыкны эшкәртүне һәм үзләштерүне яхшырталар, чөнки имбирдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбир тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора.
Имбир тамыры — куәтле адаптоген — физик һәм акыл арганлыгын бетерә, үзәк нерв системасын стимуллаштыра, шома мускулларны йомшарта, авыртуларны баса, антибиотикларга чыдам микробларның үрчүен туктата, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ул шулай ук ялкынсынуларга һәм аллергиягә каршы кулланыла. Ялкынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, киселгән җирләрне, җәрәхәтләрне төзәтә.
Имбир тамыры кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, матдәләр алмашуын стимуллаштыра һәм симерүне дәвалауда эффектив чара булып тора. Имбир тамыры күңел болганганны баса, импотенция, балага узмау (бесплодие), аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла.
Куллану ысуллары
- Инфекцияләрдән саклану өчен имбир тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген суырырга, әчесе беткәч чәйнәргә;
- кипкән имбир тамырының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Бу ысул теләсә нинди авыртуны баса. Порошок урынына кыргычта кырылган чи имбир тамырын да кулланырга була. (Игътибар! )Бу ысулны табипларга күренгәч кенә кулланырга була, чөнки авыруга ашыгыч ярдәм яисә операция кирәк булырга мөмкин.)
- теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катламы ялкынсынганда имбир тамыры кисәген чәйнәргә;
- күңел болганганда 1,5 г имбир тамыры порошогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә;
- геморрой булганда — 1 чәй кашыгы алоэ согына бер чеметем имбир порошогы өстәргә, баллы су белән эчеп җибәрергә. Көненә 2 тапкыр терелгәнчегә хәтле кулланырга.
Башка югарыда искә алынган авыруларны дәвалау һәм кисәтү өчен түбәндәге рецептны кулланырга мөмкин:
1 чәй кашыгы имбир порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә яисә имбир тамырын ризыкларга, эчемлекләргә кушарга. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була.
Димәк, имбир бик яхшы тәмләткеч, бик күп авыруларны кисәтү һәм дәвалау чарасы.
Харисова Галимә
nur.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев