Интернет кагыйдәләрен беләсеңме?

Балаларның 82 проценты социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрдән дуслашырга чакыру ала, 30 проценты кибербуллинг белән очраша. Һәр җиденче баланы исә онлайн-алдакчылар "кәкре каенга терәтеп калдыра". Бу хәлләрне булдырмас өчен балаларга Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныклап өйрәтергә кирәк, ди белгечләр. Шуңа да Россиядә "Цифрлы аңлату" ("Цифровой ликбез") проекты булдырылган. Ул укучыларга Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, киберһөҗүмнәргә ничек җавап бирергә кирәклеген һәм башка төр алдауларга ышанмый калу серләрен төшендерәчәк. Проект материаллары белән https://digital-likbez.datalesson.ru ресурсында танышырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.