Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иртәнге ашка файдалы 7 рецепт

Дөрес туклануны кечкенәдән үк балаларга өйрәтергә һәм кулланышка кертергә кирәк. Иртәгезне менә шундый җиңел ризыклар белән башлый аласыз. Аларны хәтта балалар үзләре дә әзерли ала.  Манный ботк...

Дөрес туклануны кечкенәдән үк балаларга өйрәтергә һәм кулланышка кертергә кирәк. Иртәгезне менә шундый җиңел ризыклар белән башлый аласыз. Аларны хәтта балалар үзләре дә әзерли ала.
 

  1. Манный боткасы.


Кирәкле әйберләр:
Манный ярмасы − 2 аш кашыгы;
шикәр комы − 2 чәй кашыгы;
тоз − 1 чеметем;
сөт − 1 стакан;
ак май − 20 г.
Эш барышы: тирән тәлинкәдә манный ярмасына шикәр комы, тоз салып бутарга. Сөт өстәргә һәм 1,5 минутка микродулкынлы мичкә куеп алырга. Алып болгатырга, ак май кушарга һәм яңадан 1,5 минут микродулкынлы мичтә тотарга. Өстәлгә кайнатма, җиләк-җимеш яки чикләвек салып бирергә була.
 

  1. Йомырка тәбәсе.


Кирәкле әйберләр:
Йомырка − 1 данә;
сөт яки сөт өсте − 2 аш кашыгы;
үсемлек мае − 2 аш кашыгы;
эчлек өчен ветчина, базилик, помидор, бекон һ.б;
тоз.

Эш барышы: бер савытка йомырка, сөт, эчлек, тоз салып, барысын бергә болгатырга. Пешерү формасын майлап, шунда әзер массаны салырга. Форманы 2 минутка микродулкынлы мичкә куярга. Мичтән бераз суынгач кына алырга.
 

  1. Пешкән банан.


Кирәкле әйберләр:
Банан − 4 данә;
эремчек − 100 г;
йогырт − 100 г;
йомырка − 1 данә;
бал − 2 аш кашыгы.

Эш барышы: чистартылган бананны урталай бүләргә һәм микродулкынлы мичкә куярга яраклы савытка тезәргә. Эремчекне йомырка, йогырт, бал белән бутарга һәм банан өстенә салырга. Мичтә уртача җылылыкта 8-10 минут пешерергә.
 

  1. «Капрезе» салаты.


Кирәкле әйберләр:
Моцарелла сыры − 1-2 түгәрәк;
помидор − 1 данә;
базилик;
зәйтүн мае.

Эш барышы: Моцарелла һәм помидорны түгәрәкләп турарга. Чиратлап сыр, помидор, базилик куярга. Өстенә зәйтүн мае сибәргә.
 

  1. Йомыркадан көймәләр.


Кирәкле әйберләр:
Йомырка − 3-4 данә;
татлы борыч;
каймак − 1 аш кашыгы.

Эш барышы: пешкән йомырканы кабыгыннан чистартып урталай бүләргә. Сарысын алырга һәм савытта каймак белән бутарга. Шуны йомырка яртыларына салырга. Татлы борычтан өчпочмаклар кисеп, йомыркага парус кебек утыртырга.
 

  1. Кайнар сендвич.


Кирәкле әйберләр:
Казылык − 2 кисәк;
ак май − 30 г;
каты сыр − 50 г;
ипи − 2 кисәк.

Эш барышы: ипи кисәкләренә ак май ягарга. Бер кисәккә казылык куярга, уылган сыр сибәргә. Туралган яшелчә яки үләннәр дә өстәргә була. Бу кисәккә икенче ипи кисәген капларга. 1-2 минутка микродулкынлы мичкә куярга. Кайнар килеш ашарга.
 

  1. Кечкенә пицца.


Кирәкле әйберләр:
Ипи − 1-2 кисәк;
ак май;
помидор − 1 данә;
казылык, зәйтүн, тозлы кыяр, пешкән тавык ите, татлы борыч − теләк буенча;
каты сыр.

Эш барышы: ипи кисәгенә бераз ак май сөртергә. Аның өстенә шакмаклап туралган башка ингредиентларны салырга. Өстенә уылган сыр сибәргә. Микродулкынлы мичтә 1-2 минут тотарга
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев