Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ислам әхлагы һәм гадәтләре

💫🌙💫 Кычкырмыйча, шул ук вакытта әңгәмәдәшең ишетерлек итеп сөйләшү зарур. Жаргон һәм сүгенү сүзләре куллану яхшы гамәлләрдән саналмый!💫🌙💫 Кычкырып һәм я...

💫🌙💫 Кычкырмыйча, шул ук вакытта әңгәмәдәшең ишетерлек итеп сөйләшү зарур. Жаргон һәм сүгенү сүзләре куллану яхшы гамәлләрдән саналмый!
💫🌙💫 Кычкырып һәм ямьсез итеп көләргә ярамый!
💫🌙💫 Очрашканда, елмаерга тәкъдим ителә.
💫🌙💫 Бәхәсләшкән очракта да сөйкемле булып калырга кирәк.
💫🌙💫 Кем дә булса берәүгә карата әдәпсез сүзләр һәм җөмләләр кулланып шаяру тыелган гамәл.
💫🌙💫 Кайнар ризыкны алырга һәм йотарга ашыкмагыз. Иң яхшысын - бераз суынганын көтү. Ризыкны суыту өчен, аңа өрергә ярамый.
💫🌙💫 Авызың тулы ризык белән сөйләшү әдәплелек булып саналмый.
💫🌙💫 Ашаган вакытта кешеләрне сәламләү рөхсәт ителә, әмма аларның кул бирешүе әдәплелек түгел.
💫🌙💫 Ашаганнан соң ук йокларга яту әйбәт түгел.
💫🌙💫 Кулларны ашаганчы һәм ашап туйгач та юарга кирәк.
Фото: pixabay.com
("Ислам әхлагы һәм гадәтләре" китабыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев