Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ихлас» мультимедиа үзәге дәресләрне дәвам итә!

Исегезгә төшерәбез: «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары каршында 2023 елда ачылган «Ихлас» мультимедиа үзәге үзенең эшчәнлеген ел башыннан алып бара. Өстәмә белем бирү дәресләре онлайн форматта Сферум платформасында алып барыла. Алар – 3–7 яшьлек балалар өчен «Тәмле тел» һәм «Тылсымлы рәсем», 7–14 яшьлек балалар өчен «Каләмдәш» һәм «Мин журналист булам» дәресләре.

 

«Тәмле тел» дәресләрендә Гөлфия мөгаллимә телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, тел хәзинәсен тирәнтен өйрәнергә, сөйләм телен үстерергә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Телеграмhttps://web.telegram.org/a/#-1001860116106

YouTubеhttps://www.youtube.com/playlist?list=PLcnlDKlo3wDlCXgQxGD8zi08zPCnVXjV3

«Тылсымлы рәсем». Рәсемне буяулар һәм пумала белән генә түгел, гади губка һәм мамык таякчыклар ярдәмендә дә ясап була. Моның серләренә Салават күпере журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова һәм әдәби мөхәррир Гөлнара Хәйдәрова төшендерә.

Телеграмhttps://web.telegram.org/a/#-1001470930012

YouTubehttps://www.youtube.com/playlist?list=PLDFJJgtTn2FOn9noyf9F7gjj7b5ZY2Ivn

«Каләмдәш» проекты кысаларында укучылар бүгенге көндә иҗат итүче танылган язучы Галимҗан Гыйльмановның әдәби әсәрнең төзелеше, иҗади калыплар турындагы дәресләрен тыңлыйлар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр, иҗат итү серләренә төшенәләр. Үзләре дә яңа әсәрләр язып карыйлар, әдәби иҗат лабораториясендә осталыкларын сыныйлар. Телеграмhttps://web.telegram.org/a/#-1001725186877

YouTubehttps://www.youtube.com/playlist?list=PLQrZ0QV122T7OhIibaRxGJCiLkMdMrU0i

«Мин журналист булам» онлайн дәресендә укучылар журналистика жанрлары буенча практик дәресләр алалар, төрле биремнәр үтиләр. Дәресләрне журналист Зөлфия Гыйльметдинова алып бара. Әлеге дәресләр каләм чарлаучы яшь иҗатчылар өчен кызыклы һәм файдалы.

Телеграмhttps://web.telegram.org/a/#-1001846693753

YouTubehttps://www.youtube.com/playlist?list=PLQrZ0QV122T6NBHINQxtUJLNzxpQOwYcm

Дәресләр атнага 2 тапкыр чыга, сылтама аша үтеп онлайн катнашырга була. (сылтама алдагы көнне дәреснең телеграм каналына куела).  Барлык дәресләр YouTube каналда дөнья күрә. Бу видеоязмаларны теләгән вакытта кулланырга мөмкин. Дәресләргә рәхим итегез!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев