Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каһарманнарыбыз турында сөйлибез. Үлемсез полк.

Мин, Доминова Гөлинә, Сезгә әниемнең әтисе Җиһаншин Габделбарый Җиһанша улы турында истәлекләр cөйлим.

Бабаемны Бөек Ватан сугышына 1941 елны беренчеләрдән булып алып китәләр. Ленинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында 632 нче укчы полкы составында кул пулеметчысы була. 1941 елның октябрендә авыр яралана, савыкканнан соң яңадан фронтка җибәрелә. 1944 елның 27 маенда Харьков шәһәре районында камалышта әсирлеккә алына. 1945 елның маенда әсирлектән азат ителә, ләкин тоткынлыкта булган кешеләрне гаеплиләр, аларны Донбасска немецлар тарафыннан җимерелгән шахталарны төзекләндерергә алып китәләр.
Бабаем шунда 1948 елга кадәр шул 2-2 Бис дигән шахтаны төзекләндерде һәм 1948 елны кайтты. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медаль «За отвагу», медаль «За боевые заслуги», тагын бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Авылга кайткач колхозда тырышып хезмәт куя. 1966-1986 нчы елларда имам вазыйфасын үти. Нинди генә дин тыелган еллар булмасын, ул биш вакыт намазын калдырмыйча, азан әйтеп, зиратларны карап, коръән сүрәләрен укып, вафат булганнарны тиешенчә озатып, үзеннән соң бу доньяда якты эз калдырып китте. 1907 нче елда туган бабаем 1986 нчы елда йөрәгенә инфаркт булып, вафат булды.

#МойГеройМояСемья #СабантуйЖурналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев