Каһарманнарыбыз турында сөйлибез. Үлемсез полк.
Без, Солтан һәм Сәфинә Шаһиевлар, бабаебыз Шаһиев Илһаметдин Хәертдин улы турында язабыз. Ул 1926 нчы елның 1 нче мартында олы бала булып дөньяга килгән.
Үзеннән соң туган алты эне-сеңелгә әти дә, абый да булган. Әтиләре сугыштан кайтмаган, үзенә дә авыр сугыш елларын үтәргә туры килгән. 1943 елның 8 декабрендә бабайны сугышка алалар. Аның белән бергәләп яңадан өч авылдашы була. Сигез көн буе поезда барганнан соң, Мәскәүгә барып җитәләр. Шуннан соң аларны унар-унар итеп Зенитный батареяләргә урнаштыралар. Бабай унҗиденче эләгә. Сугышта турыдан-туры катнашмый. Мәскәүгә самолетлар кергәндә шуларны бәреп төшерергә булыша. 1945 елда сугыш бетә. Шуннан соң аларны поездларга төяп, Ерак Көнчыгышка – Япон сугышына алып киткәннәр. Хабаровскийга 24 көн барганнар. Ләкин алар килүгә үк сугыш бетә. Сугыш беткәч, бабай Хабаровскийкида 1950 елга хәтле СССРның кораллар завскладында хезмәт итә. 1950 елның 28 декабрендә кайтырга чыгалар һәм исән-имин кайтып житәләр.
Безнең бабаебызга зур рәхмәт әйтәсебез килә, безгә тыныч имин тормыш алып килгәне өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев