Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каһарманнарыбыз турында сөйлибез. Үлемсез полк.

Без – Фәртдинов Нияз һәм Низам Нәсим уллары. Әнием ягыннан икетуган бабам Сибгатуллин Мансур Сибгатулла улы 1921 нче елда Азнакай районы Татшуган авылында ишле гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә.

Ул, сугыш башлану белән кызылармеец булып, Бөек Ватан сугышына китә. Яшь булуына карамастан, бабам сугышның иң авыр нокталарында була. Кызганычка каршы, сугыш тәмамлануга бер ел кала, ул хәбәрсез югала. Озак еллар дәвам ителгән эзләнүләрдән соң, аның 1944 нче елның июнь аенда Смоленск өлкәсендә һәлак булуы ачыклана. Тик бу хакта Мансур бабамнын, әнисе Шәмсеҗиһан әбием генә белмичә үлеп китә. Үләр алдыннан ул, оныгы Әлфинур апага бердәнбер үтенечен әйтеп калдыра. Ул да булса, бабамның һәлак булган җирен эзләп табу. Әбием, тыныч йокла, бәгырь бөртеге улын, табылды. Бабам турында мәгълүматлар Казан шәһәрендәге җиңү паркында тарихчы М.Черепанов төзегән электрон китапка кертелгән. Бабам белән горурланам! Ә минем бурычым Мансур бабам һәлак булган урынга барып, аны искә алу...
#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев