Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Камал артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең кызы Ләйлә: «Әни» дигәч тә, күз алдыма чәчәк бәйләмнәре килеп баса»

Илтөзәрнең олы кызы Ләйлә сигезенче сыйныфта укыганда «Республика тарихында минем гаиләм» дигән конкурста катнашып беренче урынны яулаган. Шул иншадан берничә юл:«Һәркемгә үз әти-әнисе кадерле. Сабый...

Илтөзәрнең олы кызы Ләйлә сигезенче сыйныфта укыганда «Республика тарихында минем гаиләм» дигән конкурста катнашып беренче урынны яулаган. Шул иншадан берничә юл:
«Һәркемгә үз әти-әнисе кадерле. Сабый бала Кояштан да әүвәлрәк әнисе күзләре белән очраша. Әнисен ул дөньяда үзе күргән барлык тереклектән өстен күрә, президентлар, патшалар да, мега-йолдызлар да, арыслан-бүреләр дә аңа – Анага буйсына. Ә бит, уйлап баксаң, асылда бу чыннан да шулай: кеше ничек кенә бөек булмасын, ул үзен тудырган әнкәсеннән дә бөегрәк була алмый.
Бераз үсә төшкәч, әлеге кадерле затның, бары синең өчен генә бердәнбер, һәркемгә үз әти-әнисе кадерле икәнне аңлыйсың. Тик шунысы бәхәссез, Ата-Ана сүзе, төшенчә буларак, һәрбарчабыз өчен уртак кыйммәт. Ләкин, үз әти-әниемә килгәндә, алар бүгенгәчә мине башкалардан бик-бик аерылып торулары белән шаккатырып киләләр. Әтиемнең башка бик күпләрдән аерылып торуын мин биш-алты яшьләремдә тоя башладым. Ул мине һәр иртәдә «Хәерле иртә!» дигән изге теләк белән телевизор экраны аша уята иде. Ә әнием… «Әни» дигәч тә, күз алдыма чәчәк бәйләмнәре килеп баса. Күрше кызына әнисе һәр кич эштән чупа-чупс алып кайта. Тик мин аңа бер генә дә кызыкмыйм, чөнки мине тагын да соңрак, дөресрәге, төнге унберләр тирәсендә, могҗиза көтә: спектакльдән соң, тере чәчәкләр бәйләме күтәреп, әнием кайтып керә. Салкын кыш урталарында бу күренеш бигрәк тә тансык".

Чыганак: "Сәхнә"журналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев