Кара төс ни өчен кирәк?





Айдар рәсем ясарга ярата. Менә бүген дә ул, төсле карандашлар алып, өстәл янына килеп утырды. Әтисе аңа ап-ак кәгазь бирде.
Иң башта Айдар йорт ясап куйды. Ул йортның түбәсен кызылга, ә тәрәзәләрен зәңгәргә буяды. Аннары йорт янәшәсенә бакча ясады. Бакчада исә ямь-яшел агачлар, ә ямь-яшел агачларда кызарып пешкән алсу чияләр, алтын-сары алмалар пәйда булды. Аннан соң Айдар көмеш сулы елга ясады. Көмеш сулы елга буйлап ап-ак кораб йөзеп килә иде.
%d0%bf%d0%be%d0%b4%d0%b3%d0%be%d1%82%d0%be%d0%b2%d0%ba%d0%b0-%d0%ba-%d1%80%d0%b8%d1%81%d0%be%d0%b2%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d1%8e
Әмма шул мәлне йортны… кызыл телле ут-ялкын ялмап алды.
– Ни ясыйсың, улым? – диде аңа әтисе.
– Сугышны ясыйм, әти, – диде Айдар һәм буш калган урынга танклар, танклар артына исә кулларына автомат тоткан сугышчыларны ясап куйды. Боларның һәммәсен дә ул яшел, коңгырт төсләр белән чуарлады. Ак корабка да туп көпшәсе ясап куярга онытмады. Ә йортны ялмап алган ялкын телләрен Айдар бакчадагы агачларга күчерде.
– Ә хәзер инде, улым, бөтенесен дә кара төскә буяп чык! – диде аңа әтисе.
Айдар көмеш сулы елганы да, ап-ак корабны да, яшел-коңгырт танкларны да – һәммәсен-һәммәсен кара төскә буяп куйган иде дә… Менә сиңа тамаша – аның барча рәсемнәре юк булды. Аптырашта калган малай әтисенә карады.
– Улым, мин бит сиңа ап-ак кәгазь бирдем, ә син аны кап-кара иткәнсең, – дип, әтисе башта көлеп куйды. Аннары исә, җитдиләнеп:
– Сугышның, улым, бер генә төсе бар, – диде. – Кара төс ул… Шундый заман җитәр – сугышлар бөтенләй булмас! Менә шул чагында синең улың да кара төс белән кара карлыгачларны гына ясар!

Марат ЗАКИР

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1