Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казахстанда балалар Сабан туе узды

5 июнь көнне Казахстанның Семей шәһәрендә балалар Сабан туе узды. Республикадагы беренче балалар Сабантуен шәһәрнең Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырганнар.“Дуслар! Казахстанда без беренче тапкыр Б...

5 июнь көнне Казахстанның Семей шәһәрендә балалар Сабан туе узды. Республикадагы беренче балалар Сабантуен шәһәрнең Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырганнар.
“Дуслар! Казахстанда без беренче тапкыр Балалар Сабан туен оештырдык. Алга таба да бу күркәм традиция саклансын иде дип ышанып калабыз!” – дип язып элгән социаль челтәрдәге шәхси битенә Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Семей шәһәре мәгариф бүлегенең “Татар сәнгать мәктәбе” белгече Диләнур Ахунҗанова.

Сабан туенда 20дән артык иҗади мәйданчык тәкъдим ителгән – парк сәхнәсендә татар сәнгать мәктәбендә белем алучылар чыгыш ясаган, бәйрәм кунаклары төрле чараларда катнашкан, балалар төрле уен һәм осталык классларында осталыкларын сынаган.
Төбәктәге балаларның беренче Сабан туе Халыкара яклау көненә һәм Казахстан республикасы башкаласының Астана исемен йөртә башлавына 20 ел тулуга да багышланган.
Оештыручылар бәйрәмне ел саен уздырырга ниятләре булуын да җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев