Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан Сабантуена сөлге-бүләк әзерме?

Казанда 21 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бүләк җыю йоласы узачак.

Татар халкының күркәм бәйрәме Сабантуйга атап сөлге, бүләк җыю гадәте авылларыбызда әле дә сакланып килә. Хәзер алтынчы ел рәттән инде шәһәр Сабантуе өчен дә бүләк җыю йоласы уза. Матур итеп бизәп җигелгән атлар шәһәрнең дүрт ягыннан кузгалачак. Үзәк урамнардан бүләк җыйгач, йола Камал театры каршысындагы мәйданда җырлы-биюле тамаша белән тәмамланачак. Монда теләгән һәркем Сабантуена атап үзенең бүләген алып килә ала, сөлгеме ул, балалар уенчыгымы, башка бүләкме. Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов: «Безнең татар авылларында бүгенгә кадәр сакланып калган әлеге күркәм йоланы шәһәребездә дә уздырасыбыз килә. 21 июнь 11:00 сәгатьтә Казанның дүрт почмагыннан – Беренче Май һәм Ирек мәйданнары, «Туган авылым» комплексыннан, Иске татар бистәсеннән бизәлгән җигүле атлар кузгалачак», – дип сөйләде матбугат очрашуында. Иң беренче булып Сабантуена дигән бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак. Сабан туена бүләк җыю җыр-бию, уеннар белән үрелеп барачак. Казан Сабантуе 23 июньдә Казанның өч мәйданында узачак.

Айсылу Имамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев