Казанда «Сөмбелә» бәйрәме

Казан шәһәре мәгариф идарәсе "Ак калфак"оешмасының Казан бүлеге белән берлектә «Сөмбелә» шәһәр бәйгесе уздырды. Чарада башкалабыз мәктәпләренең 5-6 сыйныфларында укучы кызлар катнашты. Менә алар:
1.Шакирова Илизә,125 нче гимназия ( Совет районы)
2. Каюмова Галия, Адымнар мәктәбе ( Яңа Савин районы)
3.Җаппарова Мәрьям, 27 гимназия (Идел буе)
4. Гайнуллина Мәдинә ,12 гимназия ( Мәскәү районы)
5. Шәрифуллина Диләрә, 82 нче мәктәп ( Идел буе районы)
6. Зарифуллина Зәмирә, 171 нче мәктәп (Совет районы).
Укучы кызлар җыр-биюдә генә түгел, тапкырлыкта-зирәклектә дә көч сынаштылар, үзләре ясаган кул эшләре белән таныштырдылар, "Сөмбелә" костюмнарын да бик оста итеп тәкъдим иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.