"Кино"диеп туган кыз

«Яшь ТНВ» каналы алып баручысы, «Нур» Татар балалар театр студиясе артисты Мәликә Мотыйгуллина күпләргә таныш. Үсмер кыз камера каршында үзен бик иркен тота. Татарча камил сөйләме белән дә игътибарны җәлеп итә. «Кечкенә чагымда мин юньләп татарча белми идем, – ди Мәликә. – Дүрт яшьтә «Яшь ТНВ»да бара торган «Хочу мультфильм» тапшыруында төшә башладым. Татарчам яхшыргач, алты яшьтә «Күчтәнәч»кә килдем. Шуннан бирле телевидениедә инде. Киләчәктә, һичшиксез, сәнгать юлыннан китәсем килә. Хыялым – татар киносында төшү. Тарихи темага булсын иде ул. Татар киносы елдан-ел үсештә, дип уйлыйм. Безнең заманда чәчәк атачагына шигем юк!»

Мотыйгуллиннар гаиләсендә ике кыз, Мәликә – кечесе. Гаилә башлыгы Җәлил Мотыйгуллин баланың сәләтен ачу турында менә ниләр сөйләде: «Мәликә ун айда ук сөйләшә башлады. Кечкенәдән сәнгатькә тартылды. Олы кызыбыз төгәл фәннәрне яратты, сәхнә дип исе китмәде. Шуңа бу безнең өчен яңалык булды. Әмма Мәликәнең теләгенә каршы килмәдек: дүрт яшендә телевидениегә алып бардык, юл күрсәттек. Матур сөйләшкәч, алдылар үзен. Бүген ул бик мөстәкыйль бала, Аллаһка шөкер, дип сокланабыз!»
Мәликә мәктәптә гел «5ле» билгеләренә генә укый. Тапшырулар төшерү, репетицияләр укуына комачауламый икән. Моннан тыш әле ул кул эшләре белән дә шөгыльләнә: бәйли, тегә, сәйләннән матур эшләнмәләр ясый. Җәлил әфәнде диндәге кеше, шуңа күрә ул барысын да Аллаһның бүләге дип саный: «Безнең гаиләдә балага кычкыру булмады, – ди ул. – Син кечкенә әле, дип беркайчан аларны икенче планга куймадык. Кайбер ата-аналар нәни балалар белән «үти-пүти» килеп сөйләшә. Без кызларыбыз тугач та аларга телне бозып эндәшмәдек, ягъни олы кешеләр белән ничек сөйләшсәк, шулай аралаштык. Шуңадыр да, Мәликәнең теле иртә һәм дөрес ачылды. Ә фикерләү сәләте, үз-үзен иркен тотуы, шулай ук кечкенәдән килә: бала белән гел аралашырга, аның сорауларына җавап бирергә иренмәскә, вакыт табарга кирәк».

Чыганак: "Мәгариф"сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.