Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көнкүреш кирәк-яракларының вакыты кайчан чыга?

Без ашамлыкларның яраклылык вакытын тикшереп торырга күнеккән. Ә менә өйдәге күп кенә әйберләрне һәрдаим кулланып, кайвакыт аларны да алыштырырга вакыт җиткәненә игътибар да итмибез икән.Сәламәтлеккә...

Без ашамлыкларның яраклылык вакытын тикшереп торырга күнеккән. Ә менә өйдәге күп кенә әйберләрне һәрдаим кулланып, кайвакыт аларны да алыштырырга вакыт җиткәненә игътибар да итмибез икән.
Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсәне кайчан яңасына үзгәртергә?

Шәхси гигиена предметлары:
Теш щеткасын 3 айга бер алыштырырга кирәк. Моны суык тиеп яки грипп белән авырганнан соң да эшләү дөрес.
Сөлгене 1-3 елга бер, юыну губкасын 2 атнага, мунчаланы 6 айга бер алыштырырга кирәк. Юеш сөлгедә бактерияләр бик тиз үрчи. Еш юу да ярдәм итми. Мунчала һәм губкаларда гөмбәчекләр һәм күгәрек барлыкка килә. Табигый һәм синтетик материалдан эшләнгән мунчалаларны, нык булсалар, кайнатып алу ярый.
Таракны атнага бер юып торырга һәм ел саен яңага үзгәртергә киңәш ителә. Әгәр ул табигый материалдан эшләнгән булса, аны 7-10 ай саен алыштырып торасы.
Көнкүрештә кулланылучы башка әйберләр:
Хушбуй ачылмаган килеш 3 ел, ачылгач 2 ел саклана.
Ачып 2 ай үткәннән соң, водород перекисе гади суга әйләнә. Ачылмаган килеш тә 1 генә ел сакларга була.
Мендәрнең эченә нәрсә тутырылган булуына карамастан, тора-бара анда тузан бөҗәкләре барлыкка килергә мөмкин. Ә формасын югалтса, муен авыртуы сәбәпчесе дә була ала. Шуңа мендәрне 2-3 елга бер алыштырып торырга кирәк.

Өй тапочкаларын ешрак яхшылап юу һәм 6 ай саен алыштырып тору зарур. Чөнки аларда да гөмбәчекләр үрчүе бар.
Бала имезлеген (пустышка) куллану ешлыгына һм тышкы рәвешенә карап 2-5 атнага бер яңартып торырга кирәк. Анда да микроблар бик тиз җыела.
Машинадагы балалар утыргычын да 6-10 елдан артык куллану дөрес түгел. Чөнки тора-бара пластмасс белән күбек үзләренең сыйфатын һәм формасын югалталар, урындыкның баланы тиешенчә саклап бетермәве бар.
400-500 км үткәннән соң, кроссовкалар амортизацияләү сыйфатын югалта башлый. Буыннарга өстәмә авырлык килә дигән сүз. Шуңа да бу аяк киемен елга 1 алыштырырга киңәш ителә.
Ашамлыклар:

Бер караганда яраклылыгы озак кебек тоелган он һәм тәмләткечләрнең дә вакыты чыга икән.
Беренче сортлы он 6, икенче сортлысы 12 ай саклана.
Вакыт узу белән тәмләткечләрнең тәме һәм исе югала. Төелгән тәмләткечләрне 6 ай дәвамында кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев