Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирустан саклануның 7 ысулы

Алар гади, һәркем үти ала торган.

1.Кулларны сабын белән юыгыз

Кулларны юарга кирәклеген һәрберебез яхшы беләбез кебек. Шуңа да карамастан, кеше, еш кына, кулларын ашар алдыннан гына юарга ияләшкән. Бик сирәкләр генә кулларны дөрес итеп юа. Җәмәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, бәдрәфтән чыккач, хайваннар белән аралашканнан соң кулларыгызны сабынлап  юарга онытмагыз.

 

2.Күзләрегезгә, авыз-борыннарыгызга кагылмаска тырышыгыз

Бактерия һәм вируслар организмга, гадәттә, күзләр, авыз-борын аша эләгә. Шуңа да бу әгъзаларга пычрак кул белән кагылмаска кирәк.

3.Төчкергәндә һәм йөткергәндә кәгазь салфетка кулланыгыз

Кулланганнан соң ук салфетканы чүплеккә ташларга, кулларны сабынлап юарга кирәк. Әгәр салфеткагыз булмаса, төчкергәндә битне терсәк белән капларга тырышыгыз. Уч төпләре белән битне капларга ярамый. Чөнки кул белән без ишек тоткаларын, телефоннарны, компьютерны еш тотабыз. Анда вируслар күбрәк очрый.

4.Җәмәгать урыннарында йөрмәскә тырышыгыз

Әлеге киңәш теләсә нинди эпедимия чорына карый. Кешеләр күп җыелган урыннарга барудан баш тартыгыз. Кешеләр белән аралашканда дистанцияне саклагыз, 1 метр яки аннан да ераграк басып аралашыгыз.

 

5.Бүлмәләрне җилләтегез

Бүлмәләрне еш җилләтергә кирәк. Ябык бина вируслар һәм бактерияләр үрчү өчен уңайлы җирлек. Шуңа да еш кына тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтеп тору файдалы.

6.Медицина битлекләрен дөрес итеп файдаланыгыз

Битлекне кеше күп җыелган урыннарда кию урынлы. Урамга чыксагыз, битлек кияргә кирәкми, саф һава суларга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне ике сәгать саен алыштыру зарур. Битлек яхшылап беркетелгән булырга, авыз һәм борынны тыгыз ябарга тиеш. Битлеккә кагылмаска тырышыгыз, әгәр кагылсагыз, кулларны сабын белән юарга яки  спирт белән сөртергә кирәк. Әгәр ул дымланса, аны корысына алыштырырга кирәк. Шуны истән чыгармагыз: бер битлекне икенче кат кулланырга ярамый!

7.Паникага бирелмәгез

Иң мөһиме ‒ тынычлык саклау, паникага бирелмәү. Тикшерелгән чыганаклардан алынган мәгълүматка гына ышаныгыз. Элеккечә үк сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз: дөрес тукланыгыз, йокы режимын бозмагыз, физик күнегүләр ясагыз.

Үз-үзебезне саклыйк! Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев