Кояш, аша мине!


Җәй дигәч, иң беренче чиратта кояш күз алдына килә. Кояшсыз җәй җәймени ул! Җылы, матур көннәрдә урамнан кайтып та кермичә уйнарга, туңдырма ашарга, кызынырга була! Кызыну дигәннән, әйдә, синең белән дөрес итеп кызынырга өйрәнәбез!
Ни өчен без кояшта каралабыз?
Җир шарына кадәр кояшның нурларының бик азы гына килеп җитсә дә, ул күпме кешене каралтырга сәләтле! Әлеге нурлар безнең тәнгә тәэсир итә, ә организмыбыз алардан саклана, шуңа күрә без кызынабыз. Кызынуның файдалы яклары да күп, зыяны да бар:
Файдасы:
- кояшта кызыну кайбер авырулардан дәвалый (рахит, салкын тию, аллергия һ.б);
- кояш нуры тәэсирендә тиредә Д витамины ясала, ә витаминнар организмыбыз өчен бик кирәк;
- кояшта карагач, безнең кәефебез күтәрелә, елмаясы, көләсе, биисе килә.
Зыяны:
- кояш астында күп йөрсәң, эссе кагарга мөмкин, шуңа күрә башыңа киеп йөрергә онытма;
- артык күп кызынсаң, тән тиресе яна, шуңа чамасын белергә, кояштан саклый торган кремнар сөртергә кирәк.
Ничек дөрес итеп кызынырга?
Башыңа кидеңме? Крем сөрттеңме? Алайса кызына башлыйбыз. Кызыну өчен кояш астында ятып тору мәҗбүри түгел. Безне уеннар уйнаганда, берәр эш эшләгәндә дә кояш ашый. Тик шуларны истә тотарга кирәк:
- җирән (рыжий) чәчле, ак тәнле, яшел күзле булсаң, сиңа кояшта 10 минуттан да артык торырга ярамый, алайса тәнең кып-кызыл булып янып чыгачак;
- зәңгәр яки яшел күзле, сары чәчле икәнсең, 20 минуттан артык кызынма.
- кара яки соры күзле, кара тәнле булсаң, сиңа кояшта бераз күбрәк торырга ярый, тик 30-40 минуттан артык түгел.
Эссе көннәрдә кояштан саклый торган күзлек кияргә дә онытма. Ул безнең күзләрне ультрафиолет нурлардан саклый. Кояшлы, матур җәй телибез сиңа!
Зилә САБИТОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!