Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" батырлары мәйданга чыкты!

Бүген яшүсмерләр арасында Көрәш буенча Россия беренчелеге старт алды.Әлеге бәйге Россиянең Көрәш фередациясе һәм РФ Спорт министрлыгы тарафыннан 2011 елдан башлап һәр ел саен уздырыла. Илебезнең иң кө...

Бүген яшүсмерләр арасында Көрәш буенча Россия беренчелеге старт алды.
Әлеге бәйге Россиянең Көрәш фередациясе һәм РФ Спорт министрлыгы тарафыннан 2011 елдан башлап һәр ел саен уздырыла. Илебезнең иң көчле яшүсмер көрәшчеләрен җыйган бу бәйге быел Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә уза.
Бәйгегә Россиянең 18 регионыннан көрәшчеләр килгән: Кырымнан, Красноярск шәһәреннән, Алтайдан, Самара һәм Чиләбедән, Төмән һәм Курган өлкәләреннән. Иң күпсанлы команадалар, әлбәттә, Татарстан һәм Башкорстан республикаларыныкы. Башкорстанның үзендә 43 спорт мәктәбе һәм оешмаларында көрәш секциясе эшләп килә.
Барлык егетләр дә бәйгегә җитди әзерлек белән килгән, чөнки Яшүсмерләр арасында Көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңүчеләр спорт мастеры исеменә лаек була. Бәйгедә 15-18 яшьлек егетләр катнаша. Көрәшчеләр ике көн дәвамында бил алышачак. Җиңүчеләр 11 авырлык категориясендә билгеләнәчәк.



Соңгы арада спорт төре буларак көрәшнең Татарстанда гына түгел, башка регионнарда да нык популярлашып баруына сөенми хәл юк. Үзебезнекеләргә җиңү һәм уңышлар телик!
Бәйгедә Татарстан данын күптән түгел Биектауда "Сабантуй" журналы призына узган турнирда җиңүчеләр яклый. Алар турында түбәндәге язмада укый аласыз:
http://sabantuytatar.ru/2017/02/%d1%81%d0%b0%d0%b1%d0%b0%d0%bd%d1%82%d1%83%d0%b9-%d0%b6%d1%83%d1%80%d0%bd%d0%b0%d0%bb%d1%8b-%d0%bf%d1%80%d0%b8%d0%b7%d0%bb%d0%b0%d1%80%d1%8b%d0%bd%d0%b0-%d0%ba%d3%a9%d1%80%d3%99%d1%88-%d1%8f%d1%80/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев