Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кукмара – һөнәрчеләр ягы! /фото, видео/

Табигый йоннан җылы, йомшак, җитмәсә бизәкләп эшләнгән Кукмара киез итекләре турында кемнең генә ишеткәне юк икән?! Узган ел, мәсәлән, Франция башкаласы Парижда узган Сабан туенда Кукмара киез итек-ки...


Табигый йоннан җылы, йомшак, җитмәсә бизәкләп эшләнгән Кукмара киез итекләре турында кемнең генә ишеткәне юк икән?! Узган ел, мәсәлән, Франция башкаласы Парижда узган Сабан туенда Кукмара киез итек-киез комбинаты эшләнмәләре французларны да шаккатырган. Шунысы сөендерә, әлеге һөнәрнең серләре гасырдан гасырга, нәселдән нәселгә күчә. Балалар да яшьтән үк төрле һөнәр нечкәлекләренә төшенергә омтылып яши бу якта. Иң мөһиме, өйрәнергә урыны бар.
Кукмара сәнгать мәктәбе районда 1991 елда оеша. Биредә дүрт юнәлештә – рәсем сәнгате, музыка сәнгате, театр, хореография бүлекләрендә шөгыльләнергә мөмкин. Бүген без рәсем сәнгате бүлегенә тукталырбыз. Кукмара районы буенча 10-17 яшьлек 130лап бала укый икән биредә. 1-4нче сыйныфларда белем алган укучыларга – таныклык, һөнәр үзләштерергә теләүчеләр укыган 5нче сыйныфтан соң сертификат бирелә. Бүлектә рәсем, декоратив-гамәли сәнгать, компьютер графикасы, сәнгать тарихы, композиция, рәсем сәнгате дәресләре укытыла.
– Шимбә көннәрендә бездә “Арт-войлок” остаханәсе эшли. Анда сәнгать мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары һәм теләгәннәр йөри. Остаханәдә алар йоннан киез әвәләү техникасын, киездән сәнгать әсәрләре иҗат итәргә өйрәнәләр. Иганәчебез дә бар. Ул – Кукмараның киез итек фабрикасы. Алар безгә йон, әзер киез һәм күн кисәкләре бирә, – ди рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе Ләйлә Низамова.
Гүзәл Дәүләтшина, Кукмараның А.М. Булатов исемендәге 2нче лицей укучысы:
– Мин сәнгать мәктәбенә “Рудник” авылыннан килеп йөрим. Хыялым – ландшафт-дизайнер булу. Шуңа биредә компьютер графикасына өйрәнәм. Укытучым – Гөлнур Исхакова үзе дә биредә укыган.
Зифа Йөзмөхәммәтова, Кукмараның 4нче мәктәбе укучысы:
– Мин Зур Кукмарада торам. Сәнгать мәктәбенә 4нче ел йөрим. Зилә апам да биредә укыды. Районыбызда төрле милләт халкы яши. Без киез кушылган яисә киезгә шул милләтләрнең бизәкләре төшерелгән киемнәр дә тектек. Аларны отчет концертларында киеп биибез.
Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас, ди татар халкы мәкале. Ул бүгенге заман таләпләренә дә бик туры килә, шулай бит?! Кукмараның сәнгать мәктәбендә белем алучы малайлар-кызлар да укып бетергәндә һөнәрле булып, олы тормышка аяк басканда күпмедер дәрәҗәдә үз көннәрен үзләре дә күрә алырга мөмкин, димәк.




 Киез әвәләү ысулы:


*сарык йонын юабыз, тигәнәк-сырланнан чистартабыз, тетәбез;


*полиэтилен өстенә 3 сантиметр калынлыгында чиста йонны тигезләп җәябез;


*өстенә 7 өлеш су салып күбекләндерелгән сыек сабын, табак-савыт юа торган сыеклык яисә шампунь сиптерәбез һәм полиэтилен белән каплыйбыз;


*җәелгән йонны уклауга яисә таякка төрәбез, 2-3 минут бер якка, аннары икенче якка әвәлибез;


*килеп чыккан киезне күбеге беткәнче талымса суда юып киптерәбез.  





Уңышлары:


* “Ватан” республика бәйгесендә җиңүче;


* “Сөйкемле шүрәле” республика конкурсында җиңүче;


* “Весенние выкрутасы” халыкара бәйгедә көмеш һәм алтын лауреат;


* “Войлочные превращения” ачык регионара иҗат эшләре конкурсында беренче урын.


Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев