Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызыксынучан Султана

Ул вакытның кадерен белә, юк-барга сарыф итми. Ә шөгыльләре бихисап... Үзенең кызыксынулары белән яшьтәшләрен социаль челтәрдәге сәхифәләрендә таныштырып бара. Тырышлыгы, үҗәтлеге, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан булуы белән ул күпләргә үрнәк.

Исемең, фамилияң? Cултана Левонская

 Сиңа ничә яшь? 8 яшь

Яраткан шөгыльләрең? Вокал, актёрлык осталыгы буенча дәресләргә йөрим. Җырларга, биергә, рәсем ясарга, теннис уйнарга, йөзәргә яратам. Фортепьянода уйныйм, каллиграфия серләренә төшенәм.

Тенниста иң авыры нәрсә? Тенниста 5 яшьтән уйныйм. Бу уенда игътибарлы һәм максатчан булу – төп шарт. 

Каллиграфия белән ничек кызыксынып киттең? Әбием  һөнәре буенча архитектор, аның язуы да бик матур, пөхтә. Мин дә аңарга охшарга тырышып каллиграфия белән шөгыльләнә башладым. 

Үскәч кем буласың килә? Актриса яисә архитектор

Дәвам ит: «Мин булдырам, чөнки…»,  тормышны яратам. Һәрвакыт яңалыкка омтылам, ә әнием миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев