Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Лагерь белән - сәяхәткә! /фотолар/

Менә җәйге каникулның беренче ае да узып китте. Июнь аенда бер төркем бала Тымытык урта мәктәбендә оештырылган "Шатлык" исемендәге лагерьда ял итте. Лагерьда ялыбыз бик күңелле узды. Күңелле булмаслык...

Менә җәйге каникулның беренче ае да узып китте. Июнь аенда бер төркем бала Тымытык урта мәктәбендә оештырылган "Шатлык" исемендәге лагерьда ял итте. Лагерьда ялыбыз бик күңелле узды. Күңелле булмаслык та түгел шул! Без төрле урыннарга экскурсияләр оештырдык, күп сәяхәтләр кылдык. 

Чираттагы бер экскурсиябезне Әгер авылындагы теплицага оештырдык. Теплицаның хуҗалары - Корбановлар династиясе. Менә 10 ел инде ирле-хатынлы Вазыйх Сәет улы, Җәмилә Хәсән кызы һәм уллары Илдар, теплицаны тернәкләндереп, 1 гектар мәйданда кыяр, тагын 1 гектар мәйданда помидор үстерәләр. Соңгы 2 елда бакча җиләге дә үстерә башлаганнар. Зур көч куеп башкарыла торган бу хезмәтләрендә аларга яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә тәҗрибәләре зур булган Үзбәкстан ягыннан күчеп килгән гаиләләр дә ярдәм итә икән. Теплица түшәменә кадәр үрмәләп үскән кыярлар, йодрык зурлыгы кып-кызыл помидорлар янына басып фотога да төштек. Кыяр теплицасында искиткеч эссе. Африкадагы эсселек тә андагыга җитә алмас. “Сез монда кыш көне килегез. Тышта ап-ак кар, ә теплица эчендә – яшеллек. Бик матур була”, - дип озатып калды Вазыйх абый. Корбановлар – юмарт кешеләр. Әгердә уздырылган Коръән ашларына да, Азнакайда уздырылган Ифтар мәҗлесләре табынына да үзләренең яшелчәләреннән өлеш чыгаралар икән. Лагерь балаларына да, күчтәнәч итеп, 3 тартма кыяр биреп җибәрделәр алар.

Аннан соң без УПТЖ тернәкләндергән Әгер чишмәсенә юл тоттык. Күтәнәч кыярларыбызны шунда юып ашадык, чишмә суыннан авыз иттек. Чишмә кырые зәвык белән җиһазландырылган. Балалар атынгычларда атындылар.
Лагерьның башыннан ук төрле-төрле концерт номерлары әзерләдек. Максатыбыз – күрше авыл лагерьларына барып концерт кую иде. Концерт номерлары әзерләүдә лагерь тәрбиячеләренә (Сабирова Р., Нургалиева Х.Ә., Шигапова Е.Н., Хәйруллина Ә. Г.) ярдәмгә Тымытык музыка мәктәбе укытучысы Мостаева Л.И. килде. Лагерьга йөрүче барлык балаларны да катнаштырып, “Кашыкчылар ансамбле” оештырды. Аңа, үз теләге белән, лагерьдагы ялны тагын да күңелле итү өчен тырышып йөргәне өчен, рәхмәтебез чиксез. Номерлар әзер булгач, күрше Урсай һәм Сарлы авылы лагере балаларына, авылыбызның “Аккош” балалар бакчасына, мәктәбебезнең безне тәмле ашлар пешереп сыйлаган пешекчеләренә, техэшчеләргә концерт куйдык. Сарлы авылында концерт куйгач, төшке ашны ашап, Чатыртау түбәсенә дә менеп төштек. Концерт программасы белән тагы да йөрергә теләгебез зур иде, кызганычка каршы, лагерь көннәребез бетеп китте.

Татарстан белән Башкортстанны тоташтыручы Ык күперенә дә экскурсия оештырдык. Октябрьск шәһәреннән килгән балыкчыларның балыкларын тотып (әйтерсең үзебез тоткан!) фотога да төштек, шарлавыкны күзәттек, УПТЖ оешмасының Ык елгасыннан су кудыра торган “стаканына” да кереп чыктык.
Шулай ук балалар 3 мәртәбә Азнакайның “Восток” кинотеатрына мультфильм карарга бардылар, Ишкәев паркындагы атынгычларда атындылар, хайван сыннары янына басып, фотога төштеләр, Азнакай музеендагы экспонатлар белән дә таныштылар. Шулай ук мәктәпкә дә кино һәм Планетарий килде.

Экскурсияләр булмаган көнне балалар мәктәп спортзалында, футбол мәйданчыгында, ишек алдында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәсем ясадылар, газеталар чыгардылар. Бу эшләрне оештыруда безгә Лениногорск шәһәрендә педагогик белем алучы студент кызлар (Күктәкә авылы кызлары) Камилова Г. һәм Йосыпова Р. ярдәм иттеләр.
Әлбәттә, июнь аеның челләсендә, мәктәп автобусы булмаса, бу кадәр күп экскурсияләргә йөри алмас идек. Кая барырга теләсәк, шуңа каршы килмәгән лагерь җитәкчесе Гарипова Г. С.га һәм автобус йөртүчебез Әхмәтов Х.С.ка тәрбиячеләр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Лагерь ябыласы көнне һәр балага сабын куыклары тараттык. Күккә кадәр күтәрелгән куыклар астында бии-бии, лагерьның эшен төгәлләдек. Балалар, үзләренә дип әзерләнгән 3 әр пакет күчтәнәчләрен күтәреп , сөенә-сөенә кайтып киттеләр. Лагерь балаларга ошагандыр дип уйлыйбыз. Һәрхәлдә, безгә, тәрбиячеләргә, балаларның ялын оештыру бик ошады. Балачакка кайткан кебек булдык.
Халидә Нургалиева,
Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, лагерь тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев