Лагерьлар эшләячәк

Язгы каникулларны 3208 бала лагерьда үткәрәчәк. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен, шәһәр читендә эшләячәк балалар оешмаларында махсус чаралар күрергә җыеналар. Лагерьларны ешрак җыештырып, дезинфекция ясап торачаклар. Ял итүчеләрнең генә түгел, хезмәткәрләрнең дә тән температурасын тикшерү, кулларны еш юу, бактерицид лампалар куллану планлаштырыла.  Моннан тыш, әти-әниләргә лагерьда ял итүче бала янына баруны да тыярга мөмкиннәр. Лагерь сменалары кайбер районнарда 20 нче мартта ук ачылып, 31 нче мартка кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    50
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    35
    0
    0