ЯҢАЛЫКЛАР
Фәридә – минем оныгым ул. Олы кызым Айсылуның нарасые. И гомерләр, диген! Инде Фәридәбезгә дә ике яшь. Әле кайчан гына бала тудыру йортыннан алып чыккан идек үзен!
Характеры бик үзенчәлекле Фәридәнең. Беркайчан да, беркем алдында да махы бирергә охшамаган. Талканы коры. Барысы да ул әйткәнчә генә булырга тиеш. Тавышын бөереннән чыгарып, кирәк әйберсен өзми-куймый сорый: «Бир дидем бит мин сиңа!» – дип кенә җиффәрә. Кемгә охшап шулай булган ул – әлегә беребез дә анык кына әйтә алмый. Әти-әнисе атаклы Фәридә Кудашева хөрмәтенә кушты аңа исемне. Әллә шул исемнең йогынтысы бар инде, Фәридәбезнең хәзердән үк җырга һәвәслеге сизелә. Дөрес, җырлардагы кайбер сүзләрнең мәгънәләрен аңлап бетерми әле бетерүен. Мәсәлән, «Туган тел»не. Әнисе беркөнне «Туган тел» җырын өйрәтә икән. Фәридәбез исә, җырдагы сүзләрне үзенчә ишетеп, үзенчә аңлап, болай дип җырлый икән:
И туган көн, и матур көн...
Әйе шул, Фәридәгә бүген туган тел түгел, туган көн кадерлерәк. Туган көн бәйрәмен яхшы белә ул. Андый бәйрәм өйдә, бик еш булмаса да, булгалап тора шул.
Беркөнне әнисенең бизәнгәнен күреп, Фәридә аның янына килә дә:
– Әни, мине дә буя әле! – ди.
Бизәнгәч-ясангач, көзгегә карап, әйтеп куя Фәридәбез:
– Әни, хәзер мин дә клоун булдым, име? – ди.
Фәридә кирәгеннән артыгын кыланып шаяра башлагач, әнисе кисәтү ясаган моңа:
– Тәртипсезләнсәң, хәзер үк почмакка бастырам! – дигән.
Әлеге кисәтүдән соң берничә көн үткән. Гөлшат әбисе тәмле өчпочмаклар пешергән көнне Фәридәнең сөенечле тавышы ишетелгән:
– Әни, мин почмакка бастым!
Ни күрсеннәр, Фәридәбез идән уртасында... өчпочмакка басып тора икән! Почмакның ни-нәрсә булуын белмәгән, ахрысы, шуңа өчпочмакны үзенчә почмак дип аңлап, өстенә баскан... Әнисе әйткәнне үтәгән, имеш!
Фәридә, гадәттәгечә, янә берәр кирәкмәгән эш-гамәл кылгандыр инде, әнисе, түзмичә, әрләргә тотынган:
– Оятың бармы синең, әллә юкмы? – дигән.
Бераздан, әнисе янына килеп, Фәридә болай ди икән:
– Әни, оят бир әле...
Көләсең килмәсә дә көләрсең, билләһи! Шулай бит?!
Язма Шәһри Казан, фотолар Айсылу Лерон
[gallery ids="993,997,996"]
Ләбиб ЛЕРОН оныгы турында: "Туган көн бәйрәмен яхшы белә ул"
Фәридә – минем оныгым ул. Олы кызым Айсылуның нарасые. И гомерләр, диген! Инде Фәридәбезгә дә ике яшь. Әле кайчан гына бала тудыру йортыннан алып чыккан идек үзен!Характеры бик үзенчәлекле Фәридәнең....
Фәридә – минем оныгым ул. Олы кызым Айсылуның нарасые. И гомерләр, диген! Инде Фәридәбезгә дә ике яшь. Әле кайчан гына бала тудыру йортыннан алып чыккан идек үзен!
Характеры бик үзенчәлекле Фәридәнең. Беркайчан да, беркем алдында да махы бирергә охшамаган. Талканы коры. Барысы да ул әйткәнчә генә булырга тиеш. Тавышын бөереннән чыгарып, кирәк әйберсен өзми-куймый сорый: «Бир дидем бит мин сиңа!» – дип кенә җиффәрә. Кемгә охшап шулай булган ул – әлегә беребез дә анык кына әйтә алмый. Әти-әнисе атаклы Фәридә Кудашева хөрмәтенә кушты аңа исемне. Әллә шул исемнең йогынтысы бар инде, Фәридәбезнең хәзердән үк җырга һәвәслеге сизелә. Дөрес, җырлардагы кайбер сүзләрнең мәгънәләрен аңлап бетерми әле бетерүен. Мәсәлән, «Туган тел»не. Әнисе беркөнне «Туган тел» җырын өйрәтә икән. Фәридәбез исә, җырдагы сүзләрне үзенчә ишетеп, үзенчә аңлап, болай дип җырлый икән:
И туган көн, и матур көн...
Әйе шул, Фәридәгә бүген туган тел түгел, туган көн кадерлерәк. Туган көн бәйрәмен яхшы белә ул. Андый бәйрәм өйдә, бик еш булмаса да, булгалап тора шул.
Беркөнне әнисенең бизәнгәнен күреп, Фәридә аның янына килә дә:
– Әни, мине дә буя әле! – ди.
Бизәнгәч-ясангач, көзгегә карап, әйтеп куя Фәридәбез:
– Әни, хәзер мин дә клоун булдым, име? – ди.
Фәридә кирәгеннән артыгын кыланып шаяра башлагач, әнисе кисәтү ясаган моңа:
– Тәртипсезләнсәң, хәзер үк почмакка бастырам! – дигән.
Әлеге кисәтүдән соң берничә көн үткән. Гөлшат әбисе тәмле өчпочмаклар пешергән көнне Фәридәнең сөенечле тавышы ишетелгән:
– Әни, мин почмакка бастым!
Ни күрсеннәр, Фәридәбез идән уртасында... өчпочмакка басып тора икән! Почмакның ни-нәрсә булуын белмәгән, ахрысы, шуңа өчпочмакны үзенчә почмак дип аңлап, өстенә баскан... Әнисе әйткәнне үтәгән, имеш!
Фәридә, гадәттәгечә, янә берәр кирәкмәгән эш-гамәл кылгандыр инде, әнисе, түзмичә, әрләргә тотынган:
– Оятың бармы синең, әллә юкмы? – дигән.
Бераздан, әнисе янына килеп, Фәридә болай ди икән:
– Әни, оят бир әле...
Көләсең килмәсә дә көләрсең, билләһи! Шулай бит?!
Язма Шәһри Казан, фотолар Айсылу Лерон
[gallery ids="993,997,996"]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев