Әлфия Авзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА
Яраткан Әлфия апабыз Авзалованы да соңгы юлга озатканга да шактый вакыт узды. Үзе белән тулы бер чорны алып, легендар шәхес кисәк кенә мәңгелеккә китеп барды. Әлфия Авзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр...
Яраткан Әлфия апабыз Авзалованы да соңгы юлга озатканга да шактый вакыт узды. Үзе белән тулы бер чорны алып, легендар шәхес кисәк кенә мәңгелеккә китеп барды. Әлфия Авзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.
Гаҗәеп уникаль шәхес, чын, якты йолдыз иде ул. Кечкенәдән тулы ятим калып, тормышның төбеннән күтәрелгән, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган Әлфия апа безгә ризыкның кадерен белергә, эш яратырга, тормышны сөяргә, җырның, моңның нәрсә икәнен аңларга өйрәтеп китте.
Әлфия апа Авзалованың истәлекләреннән өзекләр китерәбез:
“Миңа моң каян килгәнме? Ятимлектән! Әтием җырчы иде. Киң күкрәкле, көтүче әти авыл башыннан җырлап кайтып кергәндә бөтен авыл яңгырап тора иде. Моң ятимлектән килә, авырлык күрүдән... Әни үлгәч, хәер сорашып үстем бит мин. Салкын мич башында үстем. Үлмәдем бит, тырыштым. Кемгә кер юдым, кемгә идән юдым. Әгәр дә шундый кайгылар күрмәсәм, рәхәттә әти-әниле булып, әзергә-бәзер генә үссәм, моңым да булмас иде. Бернәрсәгә дә һич кенә дә үкенмим, үткәнемнән ризамын. Ләкин яшьлегем кире кайтса, тормышның кадерен белер идем”.
“Авырлыкларны күп күрдем, әмма аларны бик тиз җиңдем, чөнки шаян булдым. Бергә хәер сорашырга чыккан Нәсимә исемле кыз бик елак иде. Мин үзем бер сынык ипи эләксә дә, җырларга-биергә тотына идем. Үземне-үзем мактарлыгым бар. Үткен булдым, ялган сөйләшмәдем, туры булдым”.
“Язмышым – җыр минем. Үземне бүтән һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Эштән тайчанмаем анысы, утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем. Ләкин ул чагында Аллаһ биргән ул җырчы куәтен кая куяр идем?!”
“Минем максатым – халкыма җырлау. Халкың булмаса, тавышың нинди генә көчле булса да, сине тыңлаучы, ишетүче булмаячак. Җыр минем өчен – яшәү көче, яшәү тәме. Мин өйдә җырламыйм. Кайберәүләр эчем пошса өйдә кычкырып җырлый башлыйм диләр. Мин алай җырлый алмыйм. Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”.
“Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турыда җырлаганыңны, ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты – Аллаһы Тәгалә биргән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш”.
---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.07.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев