Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөгаллимнәр белән күрештек

Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.

Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты. Үз чыгышында редактор дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда тәрбия юнәлешендә балалар басмаларыннан файдалану мөмкинлекләре белән таныштырды.  Чыннан да, «Салават күпере» һәм  «Сабантуй» журналлары бүгенге заман тәләпләренә туры китереп, бүгенге мәктәп укучыларының ихтыяҗларын истә тотып,  файдалы мультимедиа форматында чыга. Балалар журналны укып кына калмый, ә тыңлый да, карый да ала.

Басмалардагы видеопроектлар укытучылар эшчәнлегендә дә куллану өчен яхшы материал икәнлеген ассызыклады Зилә Фәйзуллина. Моннан тыш, каләм чарлаучы балалар өчен дә безнең журналлар – иҗат мәйданы. «Татарча язучы балалар бүгенге көндә энҗе бөртегенә тиң. Шундый әкият, хикәя, шигырь яза белүче укучылар бар икән, эшләрен редакциягә юллагыз. «Сабантуй» журналы балалар иҗатына аерым басым ясый. Даими рәвештә төрле бәйгеләр үткәрелә. Яшел Үзән районы укучыларын да әлеге бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз», – дип сүзен дәвам итте Зилә Зиннур кызы. 

Бүгенге көндә Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе башкаларга үрнәк. Гимназия «Сабантуй» журналы редакциясе белән тыгыз элемтәдә, балаларның эшләре, рәсемнәре журнал битләрендә даими урын ала.  Бер бәйгене дә читләп үтмиләр. Гимназиягә ай саен альтернатив язылу ысулы белән 50 гә якын журнал җибәрәбез.

Зилә Зиннур кызы гыйнвар аеннан старт алган «Ихлас» онлайн мәктәбе укуларына да аерым тукталып китте. Хәзерге вакытта «Балачак әдипләре» онлайн-укуларына Яшел Үзән шәһәренең  5 нче гимназиясе, ә районнан Олы Ачасыр һәм  Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәпләре актив кушылды. Очрашудан соң укуларда катнашырга теләүчеләр артыр дип ышанабыз.  

Проектлар әзерләү, журналлар чыгарудан тыш, редакция тагын бер юнәлеш – китаплар нәшер итү белән дә шөгыльләнә. «Татар телендә китапларны тәрбиячеләр, укытучыларның сораулары буенча чыгарабыз. Китапларны да замана таләпләренә туры китереп, ябыштыргычлар, QR-кодлар белән баетабыз. Бала китапны укып кына түгел, видео һәм аудиоматериаллар аша күбрәк мәгълүмат тупласын өчен, төрле ысуллар кулланабыз!» – ди баш мөхәррир.

Безне әлеге чарага кунак итеп чакырган Яшел Үзән районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе  информацион-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Сәлаховага, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназия директоры Гүзәлия Нуриевага һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфирә Салаховага чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев