Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли мультфильмнарны карыйбызмы?

«Милли мультфест» республикакүләм балалар кинофестивале узачак.

Татарстанда «Милли мультфест» республикакүләм балалар кинофестивале узачак. Анда катнашу өчен татар телендә ясалган анимацион фильмнар кабул ителә. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова пресс-конференция барышында хәбәр итте. «Бу фестивальне уздыру тәкъдиме белән депутат Рамиль Төхвәтуллин чыккан иде. Балалар һәм яшүсмерләрнең рухи һәм интеллектуаль өлкәсен баету өчен хезмәт итәчәк бер зур чара да бу чара», – дип белдерде ул. Жюри әгъзалары мультфильмнарның бизәлешенә генә түгел, ә эчтәлегенә дә игътибар итәчәкләр. Фестивальдә катнашу өчен Вконтакте төркемендәге «Милли мультFest» төркеменә язылырга һәм «Татаркино» оешмасын әзер эшләрне юлларга кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев