ЯҢАЛЫКЛАР
Күп әти-әниләр балаларга сөтне җылытып бирә, урамда бераз гына җил булса да, кофта киертә, ачык тәрәзә янында тормаска куша. Шул рәвешле салкын тиюдән саклый, имеш.
Күп очракта сабыйлар нәкъ менә безнең артык кайгыртучан булуыбыз аркасында салкын тидерә дә. Чыныкмаган, һава торышының үзгәрешенә әзер булмаган организмга ничек салкын тимәсен инде?!
Табиблар баланы дөньяга килүгә чыныктыра башлау якты. Кайнаган су белән коендырып, антибактериаль сабыннар белән юып, һәрбер киемне үтүкләп киертүче әниләр дә бервакыт боларның файдага түгел, киресенчә зыянга булуын аңлап алачак. Чөнки стериль мохиттә яшәгән, тамагы ачмаса да, ашаган, туңмаса да, киенгән балалар теләгән вакытта ашап, үз иркенә киенгән балаларга караганда ешрак авырый. Шуның өчен баланың организмын яшьтән үк чыныктыра башларга кирәк. Чыныктыруны башкарып чыга алмаслык эш итеп түгел, яшәү рәвеше сыман кабул итәргә кирәк. Алда санап үтеләчәк кагыйдәләрне дә бала бу дөньяга килү белән үти башласаң яхшырак.
Кагыйдә №1. Һава торышы нинди булуга карамастан, бала белән һәр көнне саф һавада булырга кирәк. Әлбәттә, салкын көннәрдә озак йөреп булмас, ә менә җылы көндә урамда мөмкин кадәр озаграк булу яхшы. Балагыз авырып торса да, урамга чыгу ягын карагыз. Температурасы югары булмаган очракта, урамда йөреп керү аның өчен бик мөһим.
Кагыйдә №2. Балага кат-кат кием киертеп, кәбестә ясамагыз. Кышын ул тирләп, соңыннан туңарга да мөмкин. Ә җәй көне исә һава температурасы югары булганда табигый материалдан эшләнгән бер кат кием дә җитә. Ышаныгыз, әгәр балагыз туңа икән, ул үзе сездән киендерүне сораячак. Аны мәҗбүриләп киендереп, беркайчан да чыныктыра алмаячаксыз.
Кагыйдә №3. Баланы кыстап ашатудан туктагыз. Тамагы ач бала беркайчан да ашамыйм димәячәк. Ашыйсы килми икән, димәк аның энергиясе күп. Энергияне уйнап, йөгереп югалтса, ул үзе үк табын янына йөгереп килеп җитә.
Кагыйдә №4. Йорттагы һава температурасы 22 градустан да артмаска тиеш. Йокы бүлмәсе өчен иң кулай температура – 18 градус. Һава дымлылыгыны исә 50-70% булса яхшы. Әгәр өйдә салкын икән, температураны арттыруга караганда, җылы кием киеп кую кулайрак.
Кагыйдә №5. Бала өйдә оексыз йөрергә тиеш. Яңа гына тәпи йөрергә өйрәнеп килгән сабыйга да оек киертүнең әһәмияте юк. Әгәр моңа кадәр сез балагызга оексыз йөрергә рөхсәт итмәгәнсез икән, аны әкренләп моңа ияләштерергә вакыт.
Кагыйдә №6. Әйләнә-тирәне артык стерильләштерергә дә кирәкми. Кайнаган су гына эчеп үскән баланың организмы нык булмый, шуны онытмыйк.
Бу кагыйдәләрне истә калдыру авыр түгел, аларны тормышта кулланырга онытмасак иде. Сәламәт булыйк!
МИН БИТ КӘБЕСТӘ ТҮГЕЛ!
Күп әти-әниләр балаларга сөтне җылытып бирә, урамда бераз гына җил булса да, кофта киертә, ачык тәрәзә янында тормаска куша. Шул рәвешле салкын тиюдән саклый, имеш. Күп очракта сабыйлар нәкъ менә безн...

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев